Актаныш

Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

«Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов югары дәүләт бүләгенә лаек булды

Актаныш районының «Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка югары дәүләт бүләге — «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Әлеге дәрәҗәле бүләкне бүген Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бу исем Дамир Җәлилованың күпьеллык намуслы хезмәтенә, нәтиҗәле җитәкчелек эшчәнлегенз һәм район, республика, ил агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешенә югары бәя булып тора.

Хөрмәтле Дамир Әмин улы! Сезне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да туган җиребез һәм илебез иминлеге өчен тырышып эшләргә, яңа уңышларга ирешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев