Котлыйбыз!
Бүген Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Актаныш районы җирле оешмасы хисап-сайлау конференциясендә аның җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинованың эше югары бәяләнде.
Фәйрүзә Сөнгать кызы Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Үзәк идарәсенең Мактау грамотасына лаек булды. Бүләкне Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Шаһвәлиева тапшырды.
Фәйрүзә Сөнгать кызын зур бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә мөһим эшчәнлегендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев