«Актаныш-информ» журналистлары “Ышаныч һәм куркынычсызлык” республикакүләм конкурсында бүләкләнде
Татарстан журналистлары арасында ТР ЮХИДИ идарәсе тарафыннан игълан ителгән “Ышаныч һәм куркынычсызлык” исемле XXIII республикакүләм конкурсына 23нче декабрь көнне Казан шәһәрендә йомгак ясалды.
Анда сыналып, “Юллар сагында” номинациясендә “Актаныш-информ” мәгълүмат үзәгенең радио тапшырулар буенча директор урынбасары Әлфия Мөхәммәтова II урынга лаек булды, “Актаныш таңнары” газетасы журналисты Рүзилә Хәсәнова кызыксындыру бүләге белән хөрмәтләнде. Булдырасыз, кызлар! Сәламәтлек үзегезгә, җаваплы эшегездә киләчәктә дә бәрәкәтле уңышлар күп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев