Гаиләдә «Әти культын» хатын-кыз тәрбияли
Гаилә мәктәбе

Гаиләдә «Әти культын» хатын-кыз тәрбияли

Район ЗАГС бүлегендә Әтиләр көненә багышланган «Гаилә мәктәбе» дәресендә психолог Фәһимә Шәйгәрдәнова чыгыш ясады. Ул үзенең фәһемле сүзләрендә гаиләдә әтиләрнең ролен күтәрү, парлар арасындагы сабырлык һәм үзара хөрмәт мәсьәләләренә тукталды.

Психолог билгеләп үткәнчә, гаиләне ир белән хатын бергә тота. Өйнең чисталыгы, аш-су, балаларны карау һәм укыту күбрәк әни кеше җилкәсенә төшсә дә, гаиләнең тулылыгы һәм ныклыгы өчен әти кешенең урыны бәяләп бетергесез.

«Әти кеше — дөньяны алып баручы, авыр эшләрне башкаручы, гаиләнең төп терәге. "Әтиле гаиләнең капкасы да шыгырдап ачыла", диләр. Әтигә карата олы хөрмәт булырга тиеш», — ди Фәһимә Шәйгәрдәнова.

Үз тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, ул үзенең бик бәхетле булуын әйтте:

Гаиләдә «Әти культын» хатын-кыз тәрбияли

« 58 ел буе әниле, 54 ел буе әтиле булып яшәдем. Әтиебез бик акыллы кеше иде, беркайчан да безгә тавышын күтәреп дәшмәде. Әнкәй әтидән "культ" ясый белде. Ул һәрвакыт: "Әтигез кайта, әтигезгә әйтәм!" — дип тора иде. Безнең өчен иң куркыныч сүз шул булды (көлә). Ягъни әнкәй гомере эчендә әтигә бер тапкыр да каршы сүз әйткән кеше түгел. Ләкин менә шушы "әти культы" дигән нәрсә... Әти кайта — өйне җыештырырга кирәк, әти кайта — ашарга әзерләргә кирәк, әти кайта — дөньяны матур итеп куярга кирәк... Менә шулай булганда гына әтигә карата мәхәббәт тәрбияләнә. Ә ул мәхәббәтне нәкъ та хатын-кыз тәрбияли».

Сабырлык — гаиләнең нигезе

Фәһимә Шәйгәрдәнова яңа гаилә коручыларга мөһим киңәшләрен бирде: үз әти-әниеңне генә түгел, үзең сайлап алган парыңның да әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итә белергә кирәк. Гаиләдә тынычлык нәкъ шуңа таяна.

Гаиләдә «әти культын» хатын-кыз тәрбиялиПсихолог хәзрәти Гомәр радыйАллаһу гәнһү һәм аның хатыны турындагы хикмәтле гыйбрәтне мисал итеп китерде:

Бер кеше, хатынының бик ачулануына зарланып, Гомәр радыйАллаһу гәнһү янына киткән. Барса, Гомәрнең хатыны да аны әрләп тора, бик каты тузына, ди. «И-и, моның хәле минекеннән дә начар икән», — ди дә, теге кеше кайтып китә.

Шуннан соң аның артыннан Гомәр йөгереп чыгып сорый:

— Син нәрсә әйтмәкче идең миңа, нинди йомышың бар иде?

Теге кеше җавап бирә:

— Ә-ә, мин үземнең хатынымнан зарланып килгән идем, карасам — синең хәлең минекеннән дә начар икән. Алай да син хатыныңа бер сүз дә әйтмисең бит!

Шунда Гомәр радыйАллаһу гәнһү:

— Ничек инде мин аңа сүз әйтим? Ул бит минем балаларымны карый, өемне җыештыра, ашарга пешерә. Аллаһ Тәгалә ир-атны — акыл белән, ә хатын-кызны хис белән яраткан. Мин аннан да түбәнрәк төшеп сабырсызлансам, акылсыз булам бит. Ә мин акыллы булып каласым килә, — ди.

Сабырлык дигән сыйфат гаиләне тотып тора да инде. 

Гаиләдә «әти культын» хатын-кыз тәрбияли

Яшьләргә вәгазь: авырлыкка түзегез

Быел тормыш иптәше белән бергә яшәүләренә 50 ел тулуын билгеләп үткән психолог хәзерге яшьләрнең тиз аерылышуына борчылуын белдерде.

«Хәзерге яшьләр авырлыкка түзмиләр, сабыр итмиләр. Сабыр итә белеп, сайлаган парыңны, аның әти-әнисен һәм туганнарын хөрмәт итеп яшәгәндә генә чын матур тормыш булдырып була», — дип йомгаклады үз чыгышын Фәһимә Шәйгәрдәнова.

 


Нет комментариев