Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әниләр көнендә әниләр белән: «Умырзая» бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр
«Умырзая» балалар бакчасында әниләр белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бик матур чара узды.
-
Пучы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Татарстанның иң яхшы ун отряды исемлегенә керде
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары һәм аларның җитәкчеләре арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Бүген Бөтендөнья юл – транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
Яңа Әлем балалар бакчасында «Бөтендөнья юл – транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу» көненә багышланган акциядә катнашты.
-
Минем дә полицейский буласым килә!
«Ромашка» балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалары полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килде. Балалар алдан ук шатлана- шатлана үз куллары белән открыткалар ясадылар, соңыннан аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар. Бу аларның хокук сакчыларына хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерүе булды.
-
Яңа Әлем мәктәбенең көзге лагеренда ял итүчеләргә яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеген аңлаттылар
Көзге каникуллар вакытында укучыларның иминлеген кайгыртып,файдалы ялын оештыру максатыннан мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләп килә.
-
Актанышның ата-аналар җыелышында юл кагыйдәләрен өйрәттеләр
Көзге каникулларга китәр алдыннан мәктәпләрдә гомуми ата- аналар җыелышлары, укучылар белән файдалы очрашулар булды.
-
Безопасность детей на дорогах: итоги и рекомендации
Начальник ГИБДД Ренат Шамсиев выступил на Совете Отцов Актанышского района, который проходил в Сафаровской школе перед осенними каникулами. В своем обращении он представил тревожные данные о состоянии дорожной безопасности детей в республике за 9 месяцев 2024 года.
-
Пучы мәктәбенең Яшь юл инспекторлары балалар бакчасы нәниләренә агитбригада чыгышын тәкъдим итте
Пучы мәктәбенең Яшь юл инспекторлары укытучы Зәлинә Вахитова җитәкчелегендә балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән очрашты.
-
Әтиләр юл кагыйдәләрен беләме?
2024 ел- Гаилә елы уңаеннан, Әтиләр көнендә 7 нче санлы балалар бакчасында зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән берлектә Кадрия Әдһәмова, Әминә Шайхулова, Нурия Басыйрова җитәкчелегендә бик матур, эчтәлекле, кирәкле чара- «Юл кагыйдәләрен бергәләп ныгытабыз» темасы астында күмәк чара узды.
-
«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды
6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасында Лилия Закирҗанова 2 нче кечкенәләр төркеме белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара үткәрде.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгында Актаныш укучыларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр
16- 20 сентябрь көннәре Россиядә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы дип игълан ителде. Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре атналык дәверендә мәктәп укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куйды.
-
Актаныш студентлары «Автосессия — 2024» конкурсында катнаштылар
Актанышта ел саен яңа уку елы башлану белән «Автосессия - 2024» конкурсы уза. Әлеге бәйге быел да «Белая» автомәктәбендә оештырылды. Әлеге бәйге студент яшьләргә машина йөртү өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек.
-
Иң мөһиме- Юллардагы куркынычсызлык!
Яңа уку елы башлану балалардан да, ата-аналардан да уяулык таләп итә. Шуңа да дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә еш кунак: укучыларга иминлек кагыйдәләрен искә төшерәләр, ата-аналар җыелышларында тематик чыгышлар ясыйлар. Шундый мөһим сөйләшү Иске Сәфәр мәктәбендә дә узды.
-
Пучының яшь юл хәрәкәте инспекторы «Кама Артегы» лагеренда оста велосипед йөртүче булып танылды
Пучы мәктәбе укучылары «Кама Артегы» лагереның яшь юл хәрәкәте инспекторлары профиль сменасында ял итте, бер үк вакытта юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгытты.
-
Бүген Актанышта «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы уза
Бүген Актанышта «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы кысаларында Актаныш районы ДАИ хезмәткәрләре махсус рейд уздырды. Акциянең максаты - пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балалар травматизмын киметү, балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру.