Әкият геройлары һәм төсле акбурлар: «Ромашка»да юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүче чара узды
Актаныш районы үзәк китапханәсе китапханәчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне тылсымлы маҗарага әверелдерде.
"Ромашка" балалар бакчасында әкият һәм файдалы белем бергә кушылды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган искиткеч мөһим чара узды. 
Бүген «Ромашка» балалар бакчасында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә бик матур файдалы чара узды, әкиятләр аша балалар әдәби белемнәрен баетсалар,төрле сораулар, юл билгеләре аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар. Бу бәйләнешле, бай эчтәлекле чара төсле акбурлар белән юлга рәсемнәр ясау белән төгәлләнде.
Әкият геройлары белән бергә уеннарда,биремнәрдә катнашу нәниләребез өчен тагы да кызыклырак булды. 
Нәни балалар әкиятләр дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, анда аларны яраткан әдәби геройлар гына түгел, ә куркынычсызлык дәресләре дә көтеп тора иде. Интерактив уеннар, табышмаклар һәм фикер алышулар аша балалар әкият персонажлары белән бергә юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатладылар һәм ныгыттылар. Урамның икенче ягына ничек дөрес чыгарга? Юл билгеләре нинди мәгънәне аңлата? Әлеге һәм башка сорауларга тәкъдим ителгән биремнәрдә актив катнашып җаваплар таптылар.
Белемнәрне гамәли куллану аеруча кызыксыну уятты: чара матур иҗади аккорд белән тәмамланды – балалар асфальтка төсле акбурлар белән тематик рәсемнәр ясадылар, юл билгеләрен, җәяүлеләр кичүләрен һәм юлдагы куркынычсыз хәлләрне тасвирладылар.
Әлеге танып белү бәйрәмен балалар алдында күңелле клоун образында чыгыш ясаган әйдәп баручы китапханәче Алена Галиева, сөйкемле Мальвина ролендәге балалар китапханәсе мөдире Резеда Әхмәтова, алып баручы, абонемент китапханәчесе Зәһинә Исламова оештырды.
«Ромашка» балалар бакчасы коллективы Актаныш районы буенча "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтовага чараны үткәрүдә ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерә.
Китапханә хезмәткәрләре, юл хәрәкәте иминлеге инспекторы һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең уртак тырышлыгы белән чын мәгънәсендә бәйләнешле, бай һәм истә калырлык вакыйга булды, бу чара нәниләрнең әдәби багажын баетып кына калмады, иң мөһиме, аларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен мавыктыргыч уен формасында үзләштерергә ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев