Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа Әлем бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әтиәниләре юл кагыйдәләрен төгәл үтәячәк
«Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү еллык план нигезендә 1 кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә чыгып киткәнче өйрәтелә», дип язалар безгә Яңа Әлем бакчасыннан.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре өлкәннәргә яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды
Бүген район мәдәният йортында ЮХИДИның район буенча җитәкчесе Ренат Шәмсиев һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова район ветераннар советы әгъзалары белән очрашты.
-
«Домовёнок- Озорник» Пучы балаларына юл кагыйдәләрен аңлатты
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге балаларны кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күптөрле эш формаларына мөрәҗәгать итә. Бу киләчәккә тәрбияле, кагыйдәләрне төгәл үтәүче, итәгатьле, башкаларга хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр, пассажирлар, җәяүлеләрне тәрбияләү дигән сүз.
-
Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган «Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Казан дәүләт мәдәният институтында татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.
-
Аккүз укучыларына велосипед, самокат,скутер,квадроцикллар белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләрен аңлаттылар (фотолар)
Район ЮХИДИ идарәсе инспекторы Артур Фавазит улы һәм Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова атна эчендә мәктәп укучылары белән очрашулар оештырды.
-
Иске Кормаштагы 1230 шәхси техниканың 72 проценты техник карау узды (фотолар)
Иске Кормаш авыл җирлеген «Россиия техник күзәтчелек бүлеге»нең Актаныш районы буенча вәкиле Илдус Хәкимов шәхси техникаларына җаваплы караучы җирлек дип бәяли. Шәхси хуҗалыклардагы техникаларга техник карау үткәрергә нәкъ тә шуның өчен әлеге авыл җирлеге сайлап алынган да инде.
-
Яңа Әлемдә Актаныш районының ЮХИДИ файдалы очрашу үткәрде
Кичә Яңа Әлем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Актаныш районының ЮХИДИ хезмәткәрләре, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова, инспектор Дилфат Дәвис улы Иргалин белән очраштлар.
-
Юлларда аяныч хәлләрне булдырмыйк!
Исерек килеш машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен хәвеф астына куя.
-
«Встречка»га чыксагыз, камералар прицелына эләгәсең!
Каршы хәрәкәт полосасына чыгу иң куркыныч манёвр булып тора һәм юл-транспорт һәлакәтенең аянычлыгы, күпсанлы травматизмы һәм үлем очраклары белән характерлана.
-
Россия ЮИД отрядлары оешуына 50 ел булса, Актанышның яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторларына 27 ел!
Актаныш районында ЮИД отрядлары ифрат актив эшләре белән күрше шәһәр-районнарга да үрнәк! ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың тырышлыгы һәм булдыклыгы, районның белем бирү йортларында яшь инспекторлар отрядларын җитәкләгән педагоглар белән матур итеп эшләве мактауга лаек!
-
«Колейдоскоп» театры «Юл билгеләре» тамашасын күрсәтте безгә
Даими авторыбызның, «Каенкай балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Кирамованың хатын тәкъдим итәбез, дуслар!
-
Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула
Яшь инспекторлар отрядлары 1973 елның 6 мартында оеша. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 ЮИД отряды актив эшли. Безнең районда да 25 шундый отряд бар. Аларда 222 укучы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга үз өлешен кертә.
-
«Крутые педали» автомобилистларны туктаттылар!
Туктаттылар һәм якынлашып килгән бәйрәм уңаеннан котладылар. Бу турыда даими авторым, ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән ханым Мөхәммәтованың хаты да сөйли.
-
Богады мәктәбе укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
15 гыйнвар көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы 1-4 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган “Юлда игътибарлы бул, юл йөрү кагыйдәләрен нык бел!” дигән интеллектуаль бәйге үткәрде.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясеннән: Юллар иртәнге алтыга чистартылган булырга тиеш
Бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, райондагы юлларны карау, тәртипләү эше йөкләнгән оешма җитәкчеләре катнашты.