«Каенкай» балалар бакчасында әтиләр юл билгеләрен кабатлады
«Каенкай» балалар бакчасында әтиләр юл билгеләрен кабатлады. Балаларга үрнәк күрсәтүчеләр дә әтиләр. Логопед группасы тәрбиячесе Ганиева Ләйсән Мәгъсүм кызы әтиләр өчен юл йөрү кагыйдаләрен ныгыту максатыннан махсус биремнәр әзерләп балалар алдында аларның чыгышларын күрсәттерде.
Балалар исә ике командага көч биреп,йолдызларны чутлап урын чыгардылар.
Әтиләр пазл төзеде,
уенчык йөк машиналары белән узыштылар,
ягулык ташыдылар,
экранда табышмакка җавап таптылар,
"АВТО» сүзе белән башланган сүзләр төзеп балаларны таныштырдылар.
Ярыш ахырында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова
әтиләргә курчаклар ярдәмендә роль биреп,ситуация тудырды һәм ситуацияне чишеп,изге теләкләрне балаларга җиткерделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев