Якташыбыз Рәдис Хашимов Татарстан Республикасы Рәисенең югары бүләгенә лаек булды
Якташыбыз, «Автокросс 116» дөньякүләм ярышын оештыручы Рәдис Хашимовка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Бу бүләк - Рәдис Мөбарәк улының күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстанда техник спорт төрләрен үстерүгә керткән зур өлешенә олы рәхмәт ул. Якташыбызның энергиясе, максатчанлыгы һәм ярдәме спортчыларыбызга яңа үрләргә ирешергә, ә республикага илнең спорт картасында үз позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.
Рәдис Хашимовны чын күңелдән әлеге бүләге белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев