Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Актаныш районы җитәкчелеге якташыбыз, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлады

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында якташыбыз, актриса, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинаның юбилей кичәсе узды.

 

Якташыбызны истәлекле көне белән район башкарма комитет житәкчесенең социаль мәмьәләләрбуенчаурынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде. Район башлыгыЛенар Зариповның Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды ул.  

Тинчурин театры артистлары Актанышта яшәп ижат итеп яткан, зур талантка ия Халык укытучысы Ләйсән Әминованың "Яратам бетте китте" спектаклен тәкъдим иттеләр.

ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ МӨДӘРРИС КЫЗЫ

Туган урыны:

Гүзәл Мөдәррис кызы Гарәпшина 1966 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Актаныш районы, Яңа Җиаш авылында туа.

Мактаулы исеме:

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2003)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” Күкрәк билгесе (2016)

Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале (2023)

Белеме:

Г.М. Гарәпшина Яңа Богады урта мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1981-1985 нче елларда Казан театр училищесында укый, 2005 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт) тәмамлый.

Театрда:

Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшина, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1985 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли, төрле пландагы рольләрне башкара.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев