Авыл җирлекләрендә-Яңа ел әкияте
Яңа ел-иң күңелле бәйрәм. Безнең авыл җирлекләре аңа бик матур итеп әзерләнгән.
Мәсәлән, Иске Богады, Яңа Җияш, Иске Солтангол һәм Югары Богады клублары янында кар сыннары ясап куелган. Монда Кыш бабай белән Кар кызы да, ел хуҗасы ат та, башка әкият геройлары да бар. Шундый матур бизәлеш өчен авыл җирлеге Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Афәрин! Яңа ел котлы булсын!
Безнең клублар янындагы кар скульптуралары, Яңа ел бизәлеше фотографияләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев