Актаныш

Актаныш районы

16+
Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа ел котлы булсын!

Сер түгел, олысы да кечесе дә әлеге бәйрәмне көтеп ала. Яңа ел – ул һәрвакыт өметләр белән тулы, киләчәккә ышаныч уята торган вакыт. Шул ук вакытта үткәннәрне барлап, нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә максатлар билгелибез. Бүген минем, кулларына корал тотып, Ватаныбыз мәнфәгатен яклаган егетләре- безгә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Алар Яңа елны якыннарыннан читтә каршылый. Егетләребез – безнең өчен, киләчәк буын өчен батырлык үрнәге. Теләк бер генә – дөньялар тынычланып, исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Аларга һәм хәрбиләрне сагынып көтеп торган гаилә әгъзаларына да иң ихлас теләкләрем барып ирешсен иде.

2025 ел илебез өчен җиңел ел булмады. Шулай да, әлеге ел районыбыз тарихында социаль-икътисади үсештә ирешелгән казанышлар белән кереп калачак. 

Узган елда без милли проектларны тормышка ашыруга зур игътибар бирдек. Районда 1 миллиард 700 миллион сумнан артык төзелеш эшләре башкарылды. Яңа биналар, юллар төзелде, социаль һәм коммуналь хуҗалык объектлары ремонтланды. 

Әлеге эшләрне башкаруда ярдәм иткән Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улына рәхмәт. Нинди генә мөрәҗәгать белән керсәк тә, һәрвакыт уңай хәл ителә. Алдагы елда да шактый эшләр күренеп тора. Иң беренче чиратта юллар төзелеше дәвам итәчәк.

Авыл хуҗалыгында да уңай үзгәрешләр шактый. Игенчеләребезнең олы хезмәте белән район кы

рларыннан мул иген уңышы җыйнап алынды. Терлекчелек тармагы күрсәткечләрен дә үсеш белән тәмамлый алдык.

Районыбызның киләчәге якты, өметле. Барлык казанышлар — уртак тырышлык нәтиҗәсе. Районыбыз үсешенә намуслы өлеш керткән һәрберегезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен!

Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, туар таңнарыбыз имин булсын. 

Бәйрәм белән!

Видео

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев