2025 елда Актаныш: Гуманитар фронттан Дөньякүләм, Бөтенроссия җиңүләргә кадәр. Районыбызның төп ел вакыйгасын сайлыйбыз!
2025 ел Актаныш районы өчен бердәмлек, иҗат һәм барлык өлкәләрдә дә искиткеч зур уңышлар — махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәмнән башлап Бөтенроссия дәрәҗәсендәге җиңүләр алып килгән ел булды. Районыбызда төзү- төзекләндерү эшләре тагы да куәтлерәк барды, Актанышыбыз яшелләндерелде, халык сәламәтлеген саклау, мәдәни тормыш тагы да бер баскыч югарыга күтәрелде. Без истәлекле 365 көннең төп вакыйгаларын тупларга тырыштык һәм укучыларыбыз арасында сораштыру үткәреп, 2025 елның мөһим вакыйгаларын билгелибез.
2025 ел Актаныш районының комплекслы үсешен— инфраструктура, социаль өлкә һәм рухи бәйләнешләрне ныгытуын күрсәтте. Вакыйгаларны берничә мөһим юнәлешкә бүлергә була.
Бердәмлек һәм ярдәм: халык инициативалары бердәмлек дулкынында районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю эше актив дәвам итте.
«Без бергә» коммерцияле булмаган оешманың волонтерлык хәрәкәтенә тагын берәү өстәлде, "Актаныш сугыш юлы" волонтерлык хәрәкәте оешты. Гуманитар ярдәм җыю тагы да җанланды, җирле волонтерлар, предприятиеләр һәм гади халыкны сугышчыларга адреслы ярдәм күрсәтә.
Сәламәтлек саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү
Социаль инфраструктура районда тагы да ныгый.
Халык өчен иң олы бүләк – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Актаныш районы хастаханәсендә яңа кабул итү-диагностика бүлеге ачылды, ул сыйфатлы, тиз медицина ярдәме күрсәтүгә ирешүгә этәргеч.
Шулай ук 103нче яңа заманча бинадагы янгын сүндүрү-коткару часте эшли башлады, бу бөтен районның куркынычсызлыгы өчен ярдәм. Авыл медицинасына игътибар зур — 2026 елны каршылаган көннәрдә Зөбәер авылында яңа ФАП ачылды.
Спорт, мәгариф, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары: дөнья һәм илкүләм җиңү
Актаныш җире - талантлар иле.
Татар Суыксуында туып үскән якташыбыз Азат Габдрәшитов
БРИКС илләре уеннарының билбау көрәшендә 90 кг авырлыктагы спортчылар арасында чемпион калды, Чаллы шәһәр Сабантуе батыры исемен яулады.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Илина Фәрдиева Бөтенроссия дөнья мәдәнияте фәннәре олимпиадасында 1нче урын алды — бу район яшьләренең интеллектуаль потенциалының ачык мисалы. Мәдәни тормыш та җиңүләр белән яңгыраш алды.
"Тормыш җыры" спектакле белән Иске Богады халык театры "Идел Йорт" регионара конкурсында 2нче урын алды.
Журналист Ләйсән Газизова ("Актаныш-информ") "СМИротворец" Бөтенроссия конкурсында җиңеп, авыл районындагы журналистиканың югары дәрәҗәсен раслады.
Авыл хуҗалыгы һәм инфраструктура: тотрыклы үсеш
Район икътисады нигезе булган агросәнәгать комплексы шәхси уңыш белән билгеләнде: "Нигез" хуҗалыгының баш агрономы Рузил Зәкиев Россиянең иң яхшы агрономы буларак танылды. 57нче кварталга баручы Салих Хөснияров урамына яңа асфальт юл салынды.
Шулай ук Актаныш районында агачлар үстерү буенча зур күләмдә яшелләндерү кампаниясе үткәрелде. 26 гектар җир мәйданына 104 мең данә нарат үсентесе утыртылды.
Бу вакыйгаларның һәрбере — район киләчәгенең нигезенә берәр кирпеч салу, аның халкының фидакарь хезмәте һәм сәләт нәтиҗәсе. Ә сезнеңчә, узып баручы елның иң мөһим вакыйгасы кайсысы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев