Шәбезбаш авылы Яңа елны көтеп алды
Шәбезбаш авылында Яңа ел бизәлешләре бәйрәм рухын тагын да көчәйтте.
Авыл урамнарында матур итеп бизәлгән чыршылар, шулай ук төрле кар сыннары, ел хуҗасы ат фигурасы ясап куелган. Бәйрәм бизәлешендә авылдашларның, бигрәк тә аларны яңалыкларга илһамландыручы , клуб мөдире Рәмилә Хамматуллинаның күңел җылысы, тырышлыгы һәм иҗади карашы ачык чагыла.
Кичке җитүгә утлар балкышы астында әлеге бизәкләр авылга үзенчәлекле ямь өсти, чын әкияти мохит тудыра. Шәбезбаш авылында тудырылган бәйрәм атмосферасы озак вакытка онытылмас тәэсир калдыра.
Афәрин, авылдашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев