Чыршыбыз янына рәхим итегез!
Үзәк чыршы тирә-юне райондашларыбызның иң яраткан актив ял урыны.
Биредә чын әкият дөньясы. Моңарчы күрелмәгәнчә берсенннән- берсе матур төсле утлар белән бизәлгән чыршы , мәйдандагы ел хуҗасы ат, болан һәм башка фигуралар, йолдызлар яңгыры, әйләнә-тирә барысы да гүзәл балкыш эчендә әллә каян үзенә җәлеп итә.
Хөрмәтле райондашлар, кунаклар! Бәйрәм мизгелләре тагы да истәлекле булып күңелдә калсын дисәгез, үзәк чыршы янына рәхим итегез!
Гаиләгез белән, кунаклар, балалар , оныкларыгыз белән бирегә килегез, тауда шуыгыз, бертуктаусыз яңгырап торган матур җырлар астында биеп күңел ачыгыз, актив ял итеп, икенче Яңа елга кадәр дәрт-дәрман алыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев