«Агыйдел» ансамбленең хор артисты Рәзилә Галиеваны Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү белән кайнар котлыйбыз!
Муса Җәлил исемендәге «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор артисты Рәзилә Галиевага бүген «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелү турындагы карар чыкты.
Бу турыдагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
«Күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор артисты Рәзилә Галиевага "Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирергә», – диелгән документта.
Якташыбызны мәртәбәле исемгә лаек булуы белән кайнар котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев