Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актанышлылар Россия-Белоруссия спартакиадасында җиңгән «Лачын» хоккей командасын тантаналы каршы алды

Бүгенге кояшлы иртә шатлыклы яңалыклардан башланды. «Лачын» хоккей командасы 9-14 октябрьдә Волгоград шәһәрендә мәктәп укучылары арасында уза торган «Олимпия өметләре» Союздаш дәүләт спартакиадасында катнашып бронза медальгә лаек булды. Актанышлылар- район җитәкчелеге, яшь хоккейчыларыбызның сыйныфташлары, әти-әниләре Россия- Белоруссия уенчылары бәйгесеннән уңышлар белән кайтучыларны район хакимияте каршында тантаналы төстә каршы алды.

"Олимпия өметләре" Союздаш дәүләт спартакиадасында призлы урынга- бронза медальгә лаек булган Актанышның «Лачын» хоккейчыларын каршы алу барыбызда да олы тойгылар- команданың казанышлары белән горурлану һәм исән-сау туган ягыбызга кайтып җитүләренә шатлык хисләре уятты.

«Алдынгылар хәрәкәте»нең район берлеге лидерлары автобустан килеп туктауга хоккейчыларны дәртле флешмоб белән каршылады. Россия, Татарстан флагларын, төсле шарлар тоткан яшьләр спортчыларга хөрмәтләрен, зурлауларын шулай белдерде. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең котлау сәламендә «БРИКС» саммиты алдыннан «Лачын» командасының җиңүе Россияне, Татарстанны, Актанышны танытуы, спортта да, башка өлкәдә дә көчле икәнлеген күрсәтә дип билгеләп узды. 

– Тырышсагыз, алга куйган барлык бурычларга да ирешеп була! - дип, Ленар Рафакович җиңүгә илтүче юлда тырышлыкның мөһимлеген әйтте, шулай ук ата-аналарга түземлелек белән балаларына теләктәшлек итүләренә рәхмәт әйтте. Команда капитанына Актанышның татлы чәкчәген тапшырды, һәрбер уенчының кулларын кысып уңышлары белән тәбрикләде.

 

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова да спортчыларыбызны казанышлары белән кайнар котладылар.

«Лачын» спорт мәктәбе директоры Рамил Галиев хоккейчыларның мөмкинлекләренең тагы да зур булуын, шуңа күрә тагы да олырак уңышларга ирешерлек потенциллары барлыгын әйтте.

Моның өчен, әлбәттә, тагы да тырышыбрак шөгыльләнергә, уен осталыгын көннән-көн арттырырга, хәтта, директор әйтмешли, төш күргәндә дә хоккей уйнарга кирәк. Тиздән егетләрне яңа сынаулар көтә- «Лачын» хоккей командасы Ессентуки шәһәрендә узачак мәртәбәле ярышларга җыена.

Команданың Татарстан, Россия, хәтта күрше дәүләтләр командалары белән көрәшерлек дәрәҗәдә үстергән тренер Риф Нурмиев егетләрнең уеныннан канәгать, Риф Тәлгатович хоккейчыларга киләчәктә дә уңышлар теләде, әти-әниләрнең ярдәменә  рәхмәт әйтте.

Тантаналы очрашу, үзара котлашу, истәлеккә фотога төшүләр белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев