Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Чаллыдагы Актаныш якташлык җәмгыяте республика бәйгесендә җиңде

Татарстан Республикасы көне алдыннан Казанда Муниципаль берәмлекләр советында иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен бүләкләделәр.

Тантанада Актаныш районы Куян авылында туган Газетдинов Фәнис Таҗетдин улы җитәкләгән Яр Чаллы шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте 1 урынны яулавы уңаеннан мактау кәгазе һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Актаныш районы Әгъбәс авылы егет Вахитов Вәсим Хуҗаҗан улы җитәкчелегендәге Казан шәһәре Актаныш якташлар җәмгыяте 2 урынга иреште.

 Фәнис Газетдинов белән Вәсим Вахитов Актаныш районы, анда яшәүчеләр тормышы белән һәрвакыт кызыксынып торалар, элемтәләрне нык тоталар. Махсус хәрби операциядәге Актаныш егетләренә зур ярдәмнәр күрсәттелзәр, булышлык дәвамлы. Шәһәрдә яшәүче актанышлыларны да алар бер йодрык итеп туплап тоталар. 

Киләчәктә дә бу шәхесләребезгә сайлаган юлларыннан тайпылмыйча, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә язсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев