Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Якташыбыз Илназ Фазуллин- «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире

Якташыбыз, әлегә кадәр «Ялкын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Илназ Фазуллин «Ватаным Татарстан» газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнде.

 

Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәкъдим итте. Ул моңа кадәр баш мөхәррир булып эшләгән Гөлнара Сабировага рәхмәт әйтте.

Илназ Фазуллин 1981 елда Актаныш районында туган. Казан федераль университетында «Филология» белгечлегенә укыган. Хезмәт юлын «Хәтер» нәшриятендә верстка эшләүдән башлый. Аннан соң «Юлдаш» газетасында верстка остасы, соңыннан «Ихлас» шәхси басмасы генераль директоры. 2013 елдан «Интертат» сайты, 2017 елдан – «Ялкын» журналы баш мөхәррире.

Илназ Фаез улын яңа вазыйфага керешүе уңаеннан барлык актанышлылар исеменнән кайнар котлыйбыз. Татарстан Республикасының йөзе булган «Ватаным Татарстан»  кебек мөһим газетаны укучыларга тагы да кызыклы, кирәкле, креатив итүдә иҗат уңышлары телибез. 

Материал әлеге чыганак буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев