Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Яңа Әлем юртагы Пермь өлкәсендә узган Россия чемпионатында җиңде

Яңа Әлем авылында яшәүче Денис Әхияров атчылык белән күптәннән һәм җитди шөгыльләнә. Ял көннәрендә Денис Пермь өлкәсендә юртаклар арасында уздырылган Россия чемпионатында җиңде, 4 яшьлек призлы юртак токымлы атлар арасындагы ярышта Пермьның иң зур «Дерби» бүләгенә лаек булды.

Денис Әхияров Актаныш данын яклап төрле дәрәҗәдәге ат ярышларында даими катнашып килә. Ара ерак дип тормый, дүрт аяклы дусларын Россиянең төрле төбәкләренә алып бара, сынаулар аша җитезлек, чыдамлылык тә тәрбияләнә.

Узган ял көннәрендә Денис үзенең җан дусты-юртагы белән Пермь өлкәсендә Россия юртаклар бәйгесендә- 4 яшьлек призлы юртак токымлы атлар арасындагы ярышта катнашты.  Йөгерек бахбае барлык юртакларны артта калдырып финишка беренче килде. Шулай итеп Денис Әхияров юртагы әлеге мәртәбәле бәйгедә чемпион калды, Пермьның иң зур "Дерби" бүләгенә лаек булды.

Якташыбызны яңа үрләр яулавы белән котлыйбыз! Җилдәй җитез аргамаклар белән эшләүдә уңышлар телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев