Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Илдар Имамов улы һәм оныгы белән республикакүләм «Буыннар бәйләнеше» шахмат ярышында катнашачак

Районыбызның шахматчылар гаиләсе Имамовлар республикакүләм «Буыннар бәйләнеше» шахмат ярышында катнашачак.

Чаллы шәһәрендә "Буыннар бәйләнеше" республика шахмат ярышының зона ярышы узды. Әлеге бәйгедә районыбызның шахматчылар гаиләсе- Имамовлар катнашты.

Илдар Имамов исеме шахмат сөючеләргә яхшы таныш. Ул- Татарстанның атказанган спорт остасы, бик күп шахматчылар тәрбияләгән күренекле остаз. Илдар абый балаларын да шахматка кечкенәдән мәхәббәт тәрбияләгән.

"Буыннар бәйләнеше" зона бәйгесендә улы Тимур, оныгы Румия белән катнашты. Өч буын вәкиленнән төзелгән команда Чаллы шәһәре, Минзәлә, Тукай, Мөслим районнарыннан килгән уенчыларны отып беренче урынга лаек булды.

Имамовлар 27 апрель көнне "Буыннар бәйләнеше" конкурсының республика турында катнашачак. Райондашларыбызга зур уңышлар телибез! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев