Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Истәлеккә- фотосурәт: Алар- районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүчеләр

Бүген районыбыз кырларында урып-җыюның иң кызган мәле.

Катлаулы шартларда үстергән игеннәрне тиз арада югалтуларсыз җыеп алу төп максат. "Актаныш" агрофирмасы игенчеләре беренчеләрдән булып бөртеклеләрне амбарларга озатып бетерде. Кичә әлеге уңайдан зур бәйрәм тантанасы оештырылды.

Икмәкне, игенчене хөрмәтләү бәйрәмендә районыбызның танылган җир эшләре белгеч-җитәкчеләре дә катнашты. Рәсемдә- сулдан уңга таба: Илдус Хәкимов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең райондагы баш дәүләт инженер-инспекторы; Нәфис Сәлимгәрәев, район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе башлыгы; Әфка Сәрвәров, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе. Әлеге асыл затлар барысы да республикабыз һәм районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләре һәм фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булдылар. Быелгы вәзгыятьтә каушап, аптырап калмыйча игеннәрне саклап калу һәм табигать шартларына яраклашып үстерүдә аларның өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев