Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ: «Алга» хуҗалыгы баш белгече Россия Федерациясе Мактавына лаек булды

Бүген Татарстанда зур вакыйга- «Казан-Экспо» халыкара Күргәзмәләр залында «Бөтенроссия кыр көне-2023» уза.

Әлеге мөһим чарада районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы җитәкче-белгечләренең катнашуы турында хәбәр иткән идек.

Кыр көненең быелгы тантаналы ачылышы районыбыз өчен аеруча истәлекле. «Алга» хуҗалыгының баш агрономы Илназ Нәбиев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Райондашыбызга мәртәбәле бүләк- Почет грамотасын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм якташыбыз, ТР Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды. 

Илназ Факис улы авыл хуҗалыгы тармагында 2002 елдан башлап хезмәт куя. 21 ел буена хуҗалыкның җир эшләре, үсемлекчелек һәм югары уңыш өчен җавап бирә ул. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә мулдан- 2018 елда авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен Илназ Нәбиев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Бүген инде райондашыбыз тагы да олырак дәүләт бүләге белән хөрмәтләнде.

Афәрин, Илназ Факис улы! Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз. Илебез табынын баетуга багышлаган фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә саулык-сәламәтлек белән туган җиребезне данлап гомер итегез. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев