Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Хәрби операциядән ялга кайткан якташларыбыз: Барыгызга да зур рәхмәт! (фотолар)

Ярты ел узды- райондашларыбыз бер-бер артлы махсус хәрби операциядән туган якларга кыска вакытлы ялга кайталар.

         Бүген район башлыгы Ленар Зарипов әле солдат итеген салырга өлгермәгән якташларыбыз белән күреште.

Очрашуда район хакимиятеннән, социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, үзәк хастаханәдән җитәкче- белгечләр катнашты. 

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова очрашуны күңелле мизгеләрдән башлап җибәрде. СВОдагы райондашыбызның хатыны Гөлнур Нуруллинаның бүген туган көне икән. Гөлнурга Ленар Рафак улы чәчәк гөлләмәләре тапшырды.

Хәрбиләребезгә бүләкне исә Сабитовлар гаиләсе ясады. Күпбалалы Сабитовлар нәкъ менә хәрби операциядәге якташларыбыз өчен үз куллары белән истәлекле түштамгалар әзерләгәннәр.

 9 ятимне сыендырган  Венера апа, шулай ук энеләренең балаларын опекунлыкка алып тәрбияләүче Алсу Гафурова да  солдатларның исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләде. Сабитовлар гына түгел, барыбыз да шушы изге теләктә. 

            Кайнар нокталардан егетләребез исә үзләренә һәрвакыт терәк булган районыбыз башлыгы Ленар Зариповка, башка җитәкчеләргә, район халкына, күңел җылысын кушып зур-зур ярдәмнәрне оештыруда башлап йөргән Гөлинә Иделбаевага, курыкмыйча меңнәрчә чакрым узып гуманитар ярдәм китергән егетләргә олы рәхмәт хисләрен белдерделәр.

- Бар халыкны бергә туплап, безгә әллә никадәр ярдәм җибәргән, безнең белән ныклы элемтәдәге Гөлинәне күргәч, аптырап киттек. Ул кечкенә генә бер кыз икән. Кечкенә булса да шуның кадәр зур эш башкарасың, бик зур рәхмәт сиңа Гөлинә!- диделәр алар.

  

             Дилбәр Миркасыйм кызы алдагы очрашуда бирелгән сорауларның үтәлеше буенча хисап тотты. Хәрби хәрәкәттәге әти кешенең баласын түләүле укудан бюджетка күчерү, бер гаиләне утын белән тәэмин итү, СВОдагы райондашыбызның буш фатирына чүп өчен түләтмәү- барысы да җитәкчеләр ярдәме белән хәл ителә.

                 Мобилизациядәгеләрнең кан туганнарына, әти-әнисенә, балаларына МРТ-ны бушлай үткәреп буламы дигән мөрәҗәгатькә үзәк хастаханәдән Светлана Корбанова уңай җавап бирде. Моның өчен участок табибына якыныңның хәрби операциядә икәнлеген әйтергә кирәк, хастаханә бу очракта тикшерелергә квота бирә ала.

Светлана Бәхтияр кызы тагын бер мөһим факторга игътибарны юнәлтте- СВОдагы егетләр яраланып, сәламәтлекләренә зыян килеп госпитальдә дәваланганнан соң чыгып киткәндә кулларына выписка алырга тиешләр. Бу киләчәктә башка медицина ярдәме алганда бик кирәк.

            Очрашуда күңелне борчыган башка сораулар да күтәрелде. Аларның һәммәсе язып алынды, уңай хәл ителер дигән ышанычта калабыз.

         Мондый күрешү рәсми кысалар чикләрен үтеп дустанә аралашу һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев