Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Сарманнан- җиңү белән: Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфинал этабында I урынны яулады

Әле генә сөенечле хәбәр алдык: Актаныш районы командасы «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфинал этабында I урынны яулады.

 Районыбыз данын Сарманда узган конкурста Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы яклады. Командабыз гадәттәгечә сынатмады, район турында, зона этабындагы кебек үк тырышып чыгыш ясады, барлык конкурсантларны артта калдырып җиңүгә иреште.

 6 б сыйныфы укучыларын, аларның әти-әниләрен, сыйныф җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз! Лаеш районында узачак тагы да җаваплы турда уңышлар телибез!

Исән-сау гына туган Актанышыбызга кайтып җитегез. Хәерле, имин сәфәрләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев