Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Уразай мәктәбенең укытучысы Лилия Галимуллинаны Татарстан Республикасының Дәүләт Советында котладылар

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә «Парламент дәресләре-2023» республика конкурсының муниципаль этабы уздырылды.

Рәсем, видеоролик, инша, эссе, проект, дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәләре номинацияләрендә җиңүче дип табылган эшләр конкурсның республика этабына тәкъдим ителде. Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Лилия Галимуллинаның дәрес эшкәртмәсе республика этабында җиңү яулады.

Лилия Нәвис кызы 2023 елның 25 апреле көнне Татарстан Республикасының Дәүләт Советында тантаналы котлау чарасында катнашты.

Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев