Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Хөрмәтебез Сезгә, ветераннар!

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова белән берлектә район мәдәният хезмәткәрләре Актанышның дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны-Югары Яхшый авылында яшәүче Тәфкил Вәлиев, Күҗәкә авылында яшәүче Нурфика Абдуллина , Татар Суыксуында яшәүче Вазыйх Шакиров һәм Иске Семиостров авылында туган Шахтимер Хәбибуллинны Җиңү бәйрәме белән котлап кайттылар.

Актаныш районының дүрт бөркете- дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңүнең 79 еллыгын исән-сау каршылый.

 

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

 

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар, 

 

Сезгә тиеш әле бик күп назлар, 

 

Сезгә тиеш әле бик күп язлар, 

 

Сез күп түгел инде, ветераннар, 

 

Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар, 

 

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев