1 гыйнвардан нинди яңа законнар гамәлгә керде?
2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән федераль законнар белән танышыгыз, бәлки сезгә дә файдалы яклары булыр:
- 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 20%ка артачак: ул 27 093 сум тәшкил итә. Шулай ук яшәү минимумы һәм кайбер социаль түләүләр артачак, ә иминият пенсияләре 7,6% ка индексацияләнәчәк.
- Гаиләләргә ярдәм чаралары киңәйтелә, шул исәптән 1,5 яшькә кадәр бала карау чорының иминият стажына кертүгә чикләүләр алына, ике һәм аннан да күбрәк баланың эшләүче ата-аналары өчен яңа түләү кертелә, шулай ук "Герой-Ана" исеменә лаек булган хатын-кызлар Россия Геройлары һәм Хезмәт Геройлары белән беррәттән социаль гарантияләр алачак.
- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә закон эшли башлаячак, аерым алганда, алар өчен кредит каникуллары озынайтыла, транспорт һәм җир салымнары буенча ташламалар кертелә.
- Мигрантларга карата контроль көчәя. Эчке эшләр министрлыгы һәм мәгариф идарәсе органнары мигрантларның балалары турында оператив мәгълүмат алмашачак.
- Чит ил агентларын салым ташламаларыннан мәхрүм итәчәкләр, һәм алар өчен 30% күләмендә НДФЛның Бердәм ставкасы билгеләнә.
- 2026 елның 1 гыйнварыннан ике һәм аннан да күбрәк баланың эшләүче ата-аналарына яңа түләү булачак.
- Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаган 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар төбәк хакимиятләре билгеләячәк исемлектән бушлай эшче һөнәрен ала алачак.
2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән Татарстан Республикасы законнары:
- Минималь хезмәт хакы турында имзаланган Республика килешүе нигезендә республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) аена кимендә 28 160 сум күләмендә билгеләнә.
- Социаль социаль ярдәм алу өчен хезмәт ветераны кеременең чик күләме арта. Закон хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттыра.
- 2026 елның 1 гыйнварыннан опекуннарга һәм попечительләргә айлык түләүләрне өч тапкырга арттыра торган закон үз көченә керәчәк: 3 000 сумнан 8 641 сумга кадәр. Хәбәр ителгәнчә, чара тәрбиягә бала алуны стимуллаштыру һәм гаиләдә тәрбияләнүче 1 715 бала өчен шартларны яхшыртуга юнәлдерелгән.
- Муниципалитетларга реабилитацияләнгән гражданнарны торакка мохтаҗ буларак исәпкә кую вәкаләтләрен бирә торган закон эшли башлаячак. Моннан тыш, 11 ноябрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия структурасын үзгәрткән закон үз көченә керде. Хәзер аларны муниципалитетлар башлыклары җитәкли.
- «Татарстан Республикасы буенча Милли гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән яңа мактаулы исем булдырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев