Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

5-12 майга йолдызнамә

Энергиягезне дөрес юнәлештә файдаланыгыз. Көннәрегезне файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Күптәнге танышыгызны очрату кәефегезне күтәрер.

 

Кучкар (21 март – 20 апрель) Кучкарларның иң зур хатасы – үз көчен тиешенчә бәяләмәү. Моңа зур игътибар бирергә кирәк, чөнки көчегезне юкка сарыф итү организмыгызның көчсезләнүенә китерергә мөмкин. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Үзара сүз куешкандай бөтен кеше Үгезбозауларга эч серен бушатыр. Бертуктаусыз кеше зарын тыңлау Үгезбозауларның саруын кайнатыр. Бердәнбер чара, телефоныгызны сүндереп, берничә көнгә югалып тору.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Энергиягезне дөрес юнәлештә файдаланыгыз. Көннәрегезне файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Күптәнге танышыгызны очрату кәефегезне күтәрер.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Бар эшегезне ташлап бөтен кешегә ярдәмгә ташлана торган гадәтегезне бетерегез! Беренче чиратта үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртырга өйрәнегез. 

Арыслан (23 июль – 23 август) Аралашырга туры килгән кешеләргә фикерегезне турыдан-туры бәреп әйтмәскә тырышыгыз, чөнки бу бәхәскә яисә конфликтка китерергә мөмкин. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Кызларның идеяләрен көнендә-сәгатендә тормышка ашырасылары килә. Бик дөрес эшлисез, тимерне кызуында сугарга кирәк. Яңа идеяләр тусын өчен күбрәк табигатьтә булырга тырышыгыз.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезгә үз казанышларыгыз турында тирә-юньдәгеләргә артык кычкырып һәм шатланып хәбәр итәргә кирәкми. Уңайсыз хәлгә калуыгыз бар. Бәхет тынычлыкны ярата, дигән гыйбарәне онытмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Чаяннарга үзләрен бөек эшләргә илһамландыручы бер кеше кирәк. Ахыр чиктә бу китап яки кино персонажы булырга да мөмкин, гәрчә бу көлке булып тоелса да.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Укчылар тынычлык һәм югары энергия арасында баланс таба алачаклар. Сез үзегез генә дә, башкалар белән дә нәтиҗәле эшли аласыз. Бу – теләгән бөтен нәрсәне үзгәртеп кору өчен идеаль вакыт.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Кесәгездә берничә запас кулъяулык йөртү комачауламас сыман. Чөнки бу арада сезгә моң-зарын түгүчеләрне тынычландыручы ролен үтәргә туры килер ахрысы.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сезнең әйләнә-тирәгездә булган вазгыять әлегә башлангыч стадиядә генә. Сез әле аңа үзегез теләгәнчә кайбер төзәтмәләр кертә аласыз.

Балык (19 февраль – 20 март) Карьера һәм мөһим эшләрне хәл итү өчен уңайлы вакыт. Ә менә апатия белән ялкаулык яхшылыкка илтми. Киреләнмәскә, эгоизм күрсәтмәскә,  гаилә әгъзаларының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев