Актаныш районының ике предприятиесе ЮХИДИ кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына керде
Ышаныч һәм иминлек

Актаныш районының ике предприятиесе ЮХИДИ кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына керде

Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясе машина йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен (ЮХИДИ) системалы рәвештә бозучы оешмаларның антирейтингын төзеде. Бу исемлеккә Актаныш районында теркәлгән ике предприятие дә эләккән.

9 ай нәтиҗәләре буенча, иң күп кагыйдә бозулар «Чишмә» ҖЧҖ агрофирмасына туры килә — оешма хисабында 79 кагыйдә бозучы теркәлгән.

Исемлекне «6-нчы механизацияләнгән күчмә колонна» (ПМК-6) ҖЧҖ оешмасы дәвам итә — анда 54 кагыйдә бозучы (җәмгысе 156 кагыйдә бозу очрагы) ачыкланган.

Хөкүмәт комиссиясе предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә чакыра.

 


Нет комментариев