Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр алачак
2019 елдан республикада авылда яшәүче, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм кимендә 30 ел авыл стажы булган гражданнар үз пенсиясенә өстәмә түләү рәсмиләштерә ала.
Аның күләме пенсия түләвенең фиксацияләнгән өлешенең 25 процентын тәшкил итә. Әгәр пенсионер шәһәргә күченә, әмма эшсез кала икән, ул өстәмә түләү алуын дәвам итә. Әмма хезмәт стажын шәһәр җирлегендә туплаган, ә аннары авылга күченгән кешеләр мондый өстәмәгә дәгъва итә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев