Актанышлыларны Автомобильчеләр көне белән котлыйбыз!
Бүген без автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Көн саен руль артына утырып юлга чыгучы актанышлыларны бәйрәм белән котлыйбыз.
1976 елда башлап әлеге бәйрәм октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә һәм автомобиль тармагы хезмәткәрләренең хезмәттәге казанышларына хөрмәт символы булып тора.
Автомобильчеләр-машина йөртүчеләр генә түгел, алар шәһәрләр һәм авыллар арасында хәрәкәтне һәм элемтәне тәэмин итүчеләр, икътисадны үстерүгә ярдәм итүчеләр һәм тормышыбызны уңайлырак итүчеләр.
Кадерле автомобильчеләр, Сезгә куркынычсыз юллар, ышанычлы автомобильләр һәм уңышлы сәфәрләр телибез! Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев