Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Бәйрәмегез белән: Меңнәр авылында яшәүче Нәкыя Нургалиева 90 яшен каршы алды

Меңнәр авылында яшәүче Нәкыя Нургалиева бүген, 15 апрельдә 90 яшен каршы алды. Хөрмәтле райондашыбызны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева килде. Нәкыя Мөсифулла кызына Россия президенты В. В. Путинның котлау хатын, районыбыз башлыгы Ленар Зариповның тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчләрен тапшырды.

Нәкыя апаны бәйрәме уңаеннан җирлек һәм хуҗалык, башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре дә хөрмәтләде.

Хөрмәтле райондашыбыз Нәкыя Мөсифулла кызы!

Сезне якты, матур, җырлы һәм җылы юбилеегыз белән без дә ихластан котлыйбыз!

Гөмерләрнең иң бәхетле
Сәгатьләре суккан гына...
Бер карасаң, инде туксан.
Бер карасаң, туксан гына...
Туксан бит ул — тик сан гына!

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга.

Чын мәгънәсендә кеше булганга.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит балаларың йөрәк түрендә.

Озак яшә, авырмыйча,

Син дөньяда аларга бер генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев