Яңа Кормашта «Актаныш таңнары»н яратып укыйлар
«Актаныш таңнары» нәшер ителгән җомга көнне Актаныш районы почта бүлекчәләре гөрләп тора. Яңа Кормаш почта бүлекчәсе дә узган җомгада газета-журнал алдыручылардан бер дә өзелмәде, авылда газетаны яратып укыйлар.
Форсаттан файдаланып Яңа Кормаш авылында яшәүче «Актаныш таңнары»ның тугрылыклы абунәчеләре белән сөйләшеп алдык.
Ел саен газета-журналларга бик теләп язылам, шул исәптән «Актаныш таңнары»на да. Әле бу айда чыгымнар күп булды: салымнар, коммуналь хезмәтләргә түләдек. Ноябрьгә чыккач, 2025 елның беренче яртыеллыгына «Актаныш таңнары»на язылачакмын.
1980 нче еллардан ук «Актаныш таңнары» өйгә алдырам. Бер елны да язылмый калганым юк. Гомер буе авыл советында эшләгәч, район яңалыклары белән һәрвакыт танышып барам, газетаны бар гаиләбез белән укыйбыз- ди Фәйрүзә Хаҗиева.
Фәйрүзә апаның сүзләрен Зөлфия Әхмәтзәкиева да хуплый. Ул үзе «Әнәк» агрофирмасында хисапчы булып эшли. Агрофирмада хезмәтчәннәрне бушлай «Актаныш таңнары» газетасына яздырып хөрмәтлиләр. Мондый бүләкне Зөлфия ханымга да тәкъдим иткәннәр. Әмма ул газетаның якын дусты буларак, почтага барып язылуны сайлаган.
- Туганнан бирле безнең өйгә «Актаныш таңнары», элек «Игенче даны» иде, гел килеп тора. Миңа авыл почтасына бару, авылдашларым белән шунда очрашу, хәл-әхвәл сорашу, газеталарны алып кайтып китү үзе бер ял,- ди Зөлфия апа.
Яңа Кормаш почта бүлекчәсе җитәкчесе Фәнүсә Шакирова районда иң күп данәдә вакытлы матбугатка яздыручы хезмәткәрләрнең берсе, ачык йөзле, ярдәмчел хат ташучының товарлары гел сатыла, киштәләрдә тузан җыеп ятмый. Авылдашлары булышлыгы белән куелган планын арттырып үти. Ел дәвамында тотрыклы төстә авылга 35 данә район газетасы килә. Әлегә 20 кеше язылган.
-Халык бәяләр төшкән вакытны- ташламалы язылуны көтә. «Актаныш таңнары» газетасына бер язылган кеше гел языла, калдырмыйлар, быел да калдырмаслар,- дип авылдашларына бу юлы да ышаныч белән карый Фәнүсә Дәтҗан кызы.
Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев