Иске Богады авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсендә бүген зур бәйрәм. Илбар Финус улы белән Алия Зөфәк кызы никахларын рәсмиләштереп гаилә кордылар.
Аларны якты бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева беренче рәсми гаилә документын- язылышу турында таныклык тапшырды.
Илбар Финус улы- илебезнең киләчәге өчен батырларча көрәшкән райондашыбыз булуы белән дә олы хөрмәткә лаек ир-егет. Ул беренчеләрдән булып махсус хәрби операциягә мобилизацияләнде.
Яшьләрне чын күңелдән олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз!
Нет комментариев