Актаныш хакимиятендә районның иминлек чаралары тикшерелде
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныш хакимиятендә районның иминлек чаралары тикшерелде

Бүген, 28 августта, Актаныш муниципаль районында террорга комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Ленар Зарипов җитәкләде. Көн тәртибендә өч мөһим мәсьәлә каралды.

Сайлау участокларын имин итү

Беренче мәсьәлә — Бердәм тавыш бирү көнен әзерләү һәм үткәрү барышында җәмәгать иминлеген тәэмин итү, сайлау кампаниясендә катнашучы объектларның антитеррор яклау халәте, шулай ук сайлаулар чорында мөһим һәм куркыныч потенциаллы объектларның, кеше күп җыела торган урыннарның иминлеген көчәйтү чараларына багышланды.

Актаныш хакимиятендә районның иминлек чаралары тикшерелде

Бу мәсьәлә буенча комиссия сәркатибе Айдар Фәрдиев чыгыш ясады. Ул районда сайлау участокларын, социаль-мәдәният объектларын тикшерү нәтиҗәләре, ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр белән таныштырды.


Авылларда террорчылыкка каршы эш: җирлекләр тәҗрибәсе

Икенче мәсьәлә буенча авыл җирлекләренең террорчылык һәм экстремизмга каршы профилактика эше турында сөйләштеләр. Бу юнәлештә дин оешмалары, җирлеккә килеп урнашучы затлар, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү, шулай ук авыл җирлекләрендәге объектларны антитеррор яклау мәсьәләләре каралды.

Актаныш хакимиятендә районның иминлек чаралары тикшерелдеКүҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин, Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин үз биләмәләрендә профилактик чаралар, халык белән эшләү методикасы, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында хисап тотты.

 


Мәктәпләр һәм балалар бакчалары

Актаныш хакимиятендә районның иминлек чаралары тикшерелдеӨченче мәсьәлә— мәгариф учреждениеләренең антитеррор яклау халәте. Бу мәсьәлә буенча «Мәгариф идарәсе» башлыгы урынбасары Айрат Кәрамов чыгыш ясады. Ул район мәктәпләре, мәктәпкәчә оешмаларның иминлек системалары, турникетлар, күзәтү камералары, физик сакланышы, әти-әниләр белән аңлату эшләре барышы турында мәгълүмат бирде.


Кабул ителгән карарлар гамәлгә ашырылсын

Актаныш хакимиятендә районның иминлек чаралары тикшерелде

Йомгаклап, комиссия рәисе Ленар Зарипов чыгыш ясады. Ул һәр юнәлеш буенча билгеләнгән чараларны вакытында һәм тулы күләмдә башкару кирәклеген, гражданнар иминлеге — иң өстен бурыч икәнен ассызыклады.

Актаныш хакимиятендә районның иминлек чаралары тикшерелдеРайон башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бигрәк тә читтән кайтучыларга карата, авылларда алар аеруча ял һәм бәйрәм көннәрендә күбәя, игътибарны арттыру тәкъдимен әйтте.

  Утырыш йомгаклары буенча тиешле карарлар кабул ителде.Террордан яклауны көчәйтү, сайлау көннәрендә тәртипне ныгыту, авылларда һәм мәгариф оешмаларында профилактик эшне даими алып бару максатында конкрет йөкләмәләр бирелде.


Нет комментариев