Наркотик һәм психотроп матдәләрне куллануны кисәтү — җәмгыять алдында торган мөһим бурычларның берсе. Аеруча яшүсмерләр белән профилактик эш алып бару зур әһәмияткә ия. Чөнки баланың кызыксынучанлыгы, яшьтәшләренең йогынтысына бирелүчәнлеге, үз хисләрен һәм проблемаларын дөрес аңлый белмәве аны куркыныч адымнарга этәрергә мөмкин.
Бу юнәлештә полиция, мәгариф учреждениеләре, медицина һәм социаль хезмәтләр, ата-аналар бердәм эшләргә тиеш.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең оперуполномоченные, полиция капитаны Ленар Хәбибуллин белән яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы профилактика, интернеттагы куркынычлар һәм ата-аналарның җаваплылыгы турында сөйләштек.
— Ленар Әгълиуллович, яшүсмерләр арасында наркотиклар куллануны профилактикалау нәрсәне күздә тота?
— Профилактика — наркотик һәм психотроп матдәләрне куллануны кисәтүгә, куркыныч төркемгә кергән балаларны вакытында ачыклауга һәм инде проблема белән очрашканнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән комплекслы чаралар системасы.
Бу эш яшүсмер тормышының төрле өлкәләрен колачлый: гаилә, мәктәп, буш вакыт, яшьтәшләр белән аралашу. Монда төп максат — балада сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, аның стрессларга каршы тору сәләтен, мөстәкыйль карар кабул итү күнекмәләрен үстерү.
Профилактика вакытында баланың үз-үзенә ышанычын арттыру, яшьтәшләр басымына бирешмәскә өйрәтү дә мөһим.
Профилактиканың өч дәрәҗәсе
— Профилактика эшендә нинди юнәлешләр аерып карала?
— Гадәттә профилактиканың өч дәрәҗәсе турында сөйлибез.
Беренчел профилактика шартлы рәвештә сәламәт балалар һәм яшүсмерләр арасында алып барыла. Аның төп максаты — наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга юл куймау. Моның өчен сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну тәрбияләү, шәхси ресурсларны ныгыту, стресслы хәлләрне җиңәргә өйрәтү, дөрес карар кабул итү һәм тискәре йогынтыга каршы тора белү күнекмәләрен үстерү мөһим.
Икенчел профилактика инде наркотик яки психотроп матдәләрне сынап караган, әмма бәйлелек формалашып өлгермәгән кешеләр белән эшләүне күздә тота. Мондагы максат — куркыныч тәртипнең ныгып китүенә юл куймау.
Өченчел профилактика бәйлелек проблемасы белән очрашкан кешеләргә юнәлтелә. Аның максаты — кабаттан куллануга юл куймау, кешенең шәхси һәм социаль статусын торгызуга ярдәм итү, аны җәмгыятькә кайтару.
Мәктәп, гаилә һәм буш вакыт — профилактиканың мөһим өлеше
— Яшүсмерләр белән профилактик эш нинди формаларда алып барыла?
— Мәгълүмати-агарту чараларының әһәмияте зур. Мәктәпләрдә лекцияләр, тематик дәресләр, әңгәмәләр үткәрелә. Антинаркотик акцияләр, социаль челтәрләрдә мәгълүмати кампанияләр оештырыла.
Ләкин профилактика бары тик лекция тыңлатудан гына гыйбарәт түгел. Яшүсмернең аралашу, үз-үзен тотышын көйләү, авыр ситуациядә дөрес карар кабул итү һәм тәкъдим ителгән нәрсәгә ышанычлы рәвештә «юк» дип әйтә белү күнекмәләрен үстерү кирәк.
Баланың буш вакытын файдалы итеп оештыру да бик мөһим. Спорт секцияләре, түгәрәкләр, иҗади һәм волонтёрлык проектлары яшүсмергә үзенә кызыклы шөгыль табарга, яңа дуслар белән аралашырга мөмкинлек бирә.
Әлбәттә, гаилә белән эшләү аерым урын алып тора. Ата-аналар баланың проблемалары белән кызыксынырга, аның белән ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга тиеш.
Баланың тәртибендәге үзгәрешләрне игътибарсыз калдырмагыз
— Ата-ана баласының куркыныч юлга керүен ничек сизә ала?
— Монда бер генә билгегә карап нәтиҗә ясарга ярамый. Әмма баланың гадәти тәртибендә кинәт һәм аңлашылмый торган үзгәрешләр барлыкка килсә, моңа игътибар итәргә кирәк.
Мәсәлән, яшүсмернең сүлпәнләнүе, тиз аруы, кәефенең еш һәм кискен үзгәрүе, үз-үзенә бикләнүе, агрессивлыгы артуы, укуга һәм элек кызыксынган шөгыльләренә игътибары кимүе күзәтелергә мөмкин.
Мәктәпкә йөрүнең сәбәпсез кимүе, өлгерешнең начарлануы, дуслар даирәсенең кискен үзгәрүе, ата-анадан яшереп аралашу, шәхси әйберләрен һәм телефонын күрсәтергә теләмәү дә игътибар таләп итә.
Тышкы кыяфәттәге үзгәрешләр, сәламәтлек торышындагы аңлашылмаган үзгәрешләр дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел.
Иң мөһиме — ата-ана шунда ук баланы гаепләргә яки куркытырга тиеш түгел. Башта тыныч шартларда сөйләшеп, нәрсә борчыганын аңларга тырышу кирәк.
Баланың интернеттагы тормышын да контрольдә тоту мөһим
— Бүген интернет яшүсмерләр тормышының аерылгысыз өлеше. Анда нинди куркынычлар көтә?
— Интернеттагы куркынычларны да бәяләп бетерергә ярамый. Яшүсмерләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда күп вакыт үткәрә, төрле кешеләр белән аралаша. Таныш булмаган кешеләрнең тәкъдимнәренә ышану, шикле төркемнәргә керү, «жеңел акча» эшләү тәкъдимнәренә кызыгу җитди проблемаларга китерергә мөмкин.
Ата-аналар баласының интернетта кем белән аралашуын, нинди төркемнәрдә булуын, нинди мәгълүмат белән кызыксынуын белергә тиеш. Бу аңлату һәм ышаныч нигезендә эшләнергә тиеш.
«Без авылда яшибез, мондый куркынычлар безгә кагылмый» дип уйларга ярамый. Интернетның географик чикләре юк.
«Җиңел акча» тәкъдимнәренә ышанмагыз
— Соңгы вакытта яшүсмерләрне мошенниклык схемаларына җәлеп итү турында да еш ишетәбез.
— Әйе, бу да җитди проблема. Җинаятьчеләр яшүсмерләргә акча күчерүдә арадашчы булырга, үзләренең банк карталарын яки счетларын кулланырга тәкъдим итәргә мөмкин.
Яшүсмер мондый тәкъдимне «җиңел акча эшләү мөмкинлеге» дип кабул итәргә мөмкин. Әмма ул җинаять схемасының бер өлешенә әверелә.
Шуңа күрә балаларга банк картасы мәгълүматларын, парольләрне, кодларны һәм башка шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә бирергә ярамаганын даими аңлатырга кирәк. Интернетта таныш булмаган кешеләрнең теләсә нинди акча эшләү тәкъдименә сак карарга кирәк.
Ата-аналар балалары белән мондый темаларда алдан сөйләшергә тиеш. Проблема килеп чыккач кына түгел, ә тыныч вакытта аңлату нәтиҗәлерәк.
Профилактикада ата-ананың роле аеруча зур
— Сезнеңчә, баланы мондый куркынычлардан саклауда иң мөһиме нәрсә?
— Иң мөһиме — бала белән ышанычлы мөнәсәбәт булдыру. Яшүсмер үз проблемасы белән ата-анасына мөрәҗәгать итә алуын белергә тиеш.
Баланың дуслары кем, кайда һәм кем белән вакыт үткәрә, нәрсә белән кызыксына — болар ата-ана өчен мөһим мәгълүмат.
Шул ук вакытта артык катгый контроль дә, баланың тормышына бөтенләй битарафлык та дөрес түгел. Ата-ана белән бала арасында ачык диалог булырга тиеш.
Бер генә баланың да язмышы игътибардан читтә калмасын
— Яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы көрәштә җәмгыятькә нинди роль бирелә?
— Бу мәсьәләдә барыбызның да җаваплылыгы бар. Полиция генә бу проблеманы хәл итә алмый. Мәктәп, гаилә, медицина һәм социаль хезмәтләр, җәмәгать оешмалары бер юнәлештә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Профилактика — җинаять кылынганнан соң җәза бирү түгел. Аның төп мәгънәсе — проблеманы мөмкин кадәр иртә күрү һәм балага вакытында ярдәм итү.
Һәрбер яшүсмернең тормышында авыр чорлар була. Иң мөһиме — ул вакытта бала ялгыз калмасын, дөрес юл күрсәтүче һәм ярдәм итүче өлкәннәр янәшәсендә булсын.
Шуңа күрә ата-аналарга, укытучыларга һәм баланың тормышында катнашучы һәркемгә мөрәҗәгать итәсе килә: балаларга игътибарлы булыйк, алар белән сөйләшик, проблемаларын кечкенә дип кабул итмик. Вакытында күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм баланың бөтен киләчәген үзгәртергә мөмкин.
Нет комментариев