Куян авылында гомер итүче мөхтәрәм райондашыбыз Сәяфетдин Шәйхетдиновка 95 яшь тулды.
Тугыз дистәдән артык гомер юлын узган Сәяфетдин абый — бер чор тарихын үзендә йөрткән, хезмәт белән яшәгән, тормышның ачысын-төчесен күргән хөрмәтле райондашларыбызның берсе.
Юбилярны олуг юбилее белән район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде, аңа изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды.
95 яшь — зур тормыш тәҗрибәсе, хезмәт һәм сабырлык белән тулы озын юл билгесе. Мондый юбилейлар — өлкән буынга хөрмәт күрсәтү, аларның тормыш юлын һәм хезмәтен кадерләү өчен дә матур сәбәп.
Сәяфетдин абыйны гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлеге нык, күңел күкләре аяз булсын. Алдагы елларда да якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, һәр туар таңны сөенечле хәбәрләр, матур мизгелләр белән каршы алып яшәргә язсын!
Нет комментариев