Әбүгали абый һәм Зинфира апа Муллагалиевлар — 60 ел бергә гомер кичергән, гаилә кыйммәтләрен еллар дәвамында йөрәктә саклап, балаларына һәм оныкларына үрнәк булган матур пар. Бүген, Татарстан Республикасы көне алдыннан, алар Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова катнашында узган тантаналы кабул итүдә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов гаилә кыйммәтләренең җәмгыять тормышындагы әһәмиятен дә ассызыклады: «Гаилә — тормышыбызның иң кадерле, иң кыйммәтле байлыгы! Ата-ана хезмәтегезгә һәм юмарт күңелегезгә чиксез рәхмәт! Сезгә тирән ихтирам!»
Әбүгали абый белән Зинфира апа өчен бу сүзләр аеруча кадерле. Алар алты дистә ел дәвамында гаилә учагын саклап, биш бала тәрбияләп үстергән, бүген инде 12 онык һәм 3 оныкчыкны сөендереп яшиләр.
Казан Кремлендә узган әлеге тантана да нәкъ шул кыйммәтләрне ныгытуга, гаилә институтына хөрмәт тәрбияләүгә, озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләүгә һәм матур гаилә үрнәкләрен җәмгыятькә күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе тарафыннан гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту юнәлешендә алып барылган эшнең бер күркәм чагылышы бу. Гаиләгә игътибар, күп еллар бергә гомер иткән парларга хөрмәт, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү — бу эшнең мөһим өлеше.
60 ел бергә гомер кичерү — үзе бер зур тарих. Әбүгали абый белән Зинфира апага киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалары һәм оныклары янәшәсендә бәхетле көннәр телибез!
Нет комментариев