Балигъ булмаганнар арасында һәм аларга карата кылынган хокук бозуларны профилактикалау, укучыларның иминлеген тәэмин итү бүген аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге штаб начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Нурия Сәлахова белән сөйләштек.
— Нурия ханым, полициянең балигъ булмаганнар белән профилактик эшендәге төп бурычлар нидән гыйбарәт?
— Полициянең бурычы хокук бозучыны җәзага тарту, җинаять җаваплылыгына җәлеп итү белән генә чикләнми. Иң мөһиме — баланы криминаль мохиттән саклап калу, аны хокук бозуга тартылудан кисәтү. Моның өчен тәртибендә беренче тайпылышлар күренә башлаган чорда ук профилактик эш алып бару кирәк. Максат — бала үскәч җинаять юлына басмасын.
Монда вакытында чара күрү бик мөһим. Әгәр бала бер тапкыр ялгышкан икән, аның белән мәктәп, ата-ана һәм полиция катнашында тиешле профилактик эш алып барылса, ул үз хатасын аңлап, киләчәктә закон бозмаячак дигән өмет бар. Ә хокук бозу очракларын яшерү, җәзасызлык хисе тудыру, җинаять ниятләрен игътибарсыз калдыру тагын да җитдирәк нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә исәпкә куелудан яки профилактика максатында махсус учреждениеләргә юллаудан куркырга кирәкми. Бу — баланың тәртибен уңай якка үзгәртүгә юнәлдерелгән кирәкле чаралар.
Профилактика эшенең төп йөге — инспекторлар җилкәсендә
Актаныш районы буенча Эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаганнар белән эшләү буенча төп бурычлар балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга йөкләнгән. Әлеге юнәлештә өлкән инспектор, полиция капитаны Элиза Хәсәнова һәм инспектор, полиция лейтенанты Алсу Нурисламова эшли.
Аларның бу өлкәдә тәҗрибәләре бар. План нигезендә мәктәпләргә барып, укучылар белән төрле темаларга лекцияләр, профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Мәктәп эчендәге исәптә торучы балалар белән аерым эш алып барырга кирәк икән, инспекторларны чараларга чакырырга мөмкин. Алар һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык.
Актанышта криминаль хәл тотрыклы, әмма игътибарны киметергә ярамый
— Актаныш районы, шәһәрләр һәм эре торак пунктлар белән чагыштырганда, чагыштырмача тыныч район. Шулай да аерым очраклар бар һәм алар бездән даими игътибар таләп итә.
2025 елда район территориясендә балигъ булмаганнар тарафыннан бер җинаять — талау максатыннан акча һәм башка кыйммәтләр таләп итү очрагы теркәлде. Балигъ булмаганнарга карата 10 җинаять кылынган, шуларның дүртесе җенси кагылгысызлыкка каршы юнәлтелгән.
2026 елда да җитди очраклар булды. Балигъ булмаган 2010 елгы яшүсмергә карата автомобиль запчастьләрен урлау һәм ике транспорт чарасын куып алып китү фактлары буенча өч җинаять эше кузгатылды. Тикшерү дәвам итә. Әлеге җинаятьләр ике балигъ булмаган белән төркемдә кылынган, аларның берсе җинаять җаваплылыгына тарту яшенә җитмәгән.
Иң борчыганы — элек бу балалар ПДНда исәптә тормаган, хокук бозулар кылмаган. Димәк, профилактик эшнең һәр балага һәм һәр гаиләгә вакытында барып җитүе никадәр мөһим икәнен бу очрак та күрсәтә.
Балаларга карата җинаятьләр яшерен калмасын
2026 елда район территориясендә балигъ булмаганнарга карата сигез җинаять эше теркәлгән. Аларның дүртесе алимент түләмәү белән бәйле булса, дүртесе балаларның җенси кагылгысызлыгы белән бәйле.
Балаларга карата җенси характердагы җинаятьләр аеруча авыр нәтиҗәләргә китерә. Мондый җинаятьләр баланың тормышында тирән психологик җәрәхәт калдырырга мөмкин.
Кызганычка каршы, мондый очракларның бер өлеше яшерен кала. Балалар да, ата-аналар да җәмгыять тарафыннан гаепләүдән куркып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәскә мөмкин.
Шуңа күрә балалар белән эшләүче барлык профилактика субъектларына — социаль яклау, опека һәм попечительлек органнарына, укытучыларга, психологларга, медицина хезмәткәрләренә — гаиләләргә карата аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Бала үги әти яки башка тәрбияләүче белән яшәгән, гаилә матди яктан кыен хәлдә калганда, анда спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану проблемасы күзәтелгән очракларда аеруча сак булырга кирәк. Гаиләгә барганда, аралашканда, медицина тикшерүләре вакытында баланың физик һәм психологик хәленә игътибар итү, тиешле сораулар бирү мөһим.
Хокук бозу өчен җаваплылык — ата-анага да кагыла
Балигъ булмаганнар административ җаваплылыкка 16 яшьтән тартыла. Әгәр хокук бозу 16 яшькә кадәр кылынса, җаваплылык ата-анага йөкләнә.
2026 елда районда өч балигъ булмаган райондашыбыз административ җаваплылыкка тартылган. Икесе — мотоцикл белән идарә иткән өчен, берсе — яшьтәшенә кул күтәргәнгә.
Ел башыннан сигез балигъ булмаган һәм биш ата-ана профилактик исәпкә куелган.
Өч бала алкогольле продукция кулланган өчен, берсе 2025 елда акча таләп итү факты буенча, дүртесе җәмгыять өчен куркыныч гамәлләр кылган өчен исәпкә алынган.
Әлеге балалар арасында 2015 елгы яшүсмер — электросамокатны куып алып киткән өчен, 2013 елгысы — яшьтәшенә тән җәрәхәтләре ясаган өчен, 2011 елгысы — танышына карата порнографик характердагы гамәлләр кылган өчен, 2013 елгысы автомобиль запчастьләрен урлау һәм автомобильне куып алып китү өчен исәпкә куелган.
Барлык законлы вәкилләргә дә РФ КоАПның 5.35нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелде һәм алар ПДНның профилактик исәбенә куелды.
Төнге вакытта балаларның иминлеге дә ата-ана җаваплылыгында
Җәй дәвамында кичке һәм төнге вакытта даими рейдлар үткәрелде. Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 3.11нче маддәсе нигезендә 11 ата-ана балаларының төнге вакытта өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөрүе өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Бүгенге көндә ПДНда җиде балигъ булмаган һәм биш ата-ана исәптә тора.
Юлдагы иминлеккә — аерым игътибар
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә җитди борчу тудыра.
Быелның җиде аенда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала һәлак булган, 291 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда арта.
Актаныш районында быел балигъ булмаганнар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике бала җәрәхәтләнгән, һәлак булучылар юк. Бер очрак җиңел автомобиль катнашында булган, икенчесендә бала электросамокатта йөргән вакытта егылган.
Мотоцикл руле артында бала булырга тиеш түгел
Ел саен мотоцикл белән балигъ булмаганнар идарә итү проблемасы турында сөйләшәбез. Актаныш районы Эчке эшләр бүлеге тарафыннан мотоцикл белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча рейдлар үткәрелә.
Узган елдан бүлек карамагында мотобот бар. Ул ЮХИДИ хезмәткәре идарәсендә рейдлар вакытында актив кулланыла һәм бу эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.
2026 елда машина йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоцикл йөрткән алты балигъ булмаган тоткарланган. Аларның икесе 16 яшькә җиткән булган һәм үзләре административ җаваплылыкка тартылган. Калган дүртесе җаваплылык яшенә җитмәгән, шуңа күрә аларның ата-аналары җаваплылыкка тартылган.
Игътибарга лаек бер факт: әлеге мотоциклларның барысын да балаларга ата-аналары сатып алган.
Ата-аналар шуны белергә тиеш: балигъ булмаган балага мотоцикл, питбайк белән идарә итәргә рөхсәт бирү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. РФ Җинаять кодексының 151.2нче маддәсе нигезендә балигъ булмаганны тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч гамәлләр кылуга тарткан өчен җаваплылык каралган. Әгәр балигъ булмаган кеше авыр зыян күрсә, һәлак булса яки башка авыр нәтиҗәләр килеп чыкса, ата-анага карата җинаять җаваплылыгы мәсьәләсе күтәрелә.
25 августтагы юл-транспорт һәлакәте — тагын бер кисәтү
Җәйге чор чагыштырмача тыныч узды дип уйлаган идек. Әмма 25 августта Зөбәер авылы янындагы Актаныш–Пучы юлында төнге вакытта балигъ булмаган кеше идарә иткән автомобиль юлдан чыгып киткән.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, автомобиль салонында дүрт балигъ булмаган бала булган. Аларның берсе хастаханәгә озатылган. Автомобиль белән балигъ булмаган исерек хәлдәге яшүсмер идарә иткән.
Хәзерге вакытта хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана, тикшерү үткәрелә. Балигъ булмаган балага автомобиль белән идарә итәргә рөхсәт иткән ата-аналарның гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк.
Яңа уку елы юлларда иминлекне таләп итә
Яңа уку елында мәгариф учреждениеләренә балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру мөһим.
Балалар төркемнәрен автобусларда оешкан төстә йөрткәндә барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш. Мәгариф учреждениеләренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы паспортлары актуаль булырга, «йорт — мәктәп — йорт» куркынычсыз маршруты схемалары балалар һәм ата-аналар өчен күренеп торган урыннарга урнаштырылырга тиеш.
Интернеттагы куркынычларны онытмыйк
Бүген балаларның иминлеге урам һәм мәктәп белән генә чикләнми. Интернет киңлегендә дә аларны төрле куркынычлар сагалап тора.
Яшүсмерләр социаль челтәрләрдә үз уй-фикерләрен, кызыксынуларын һәм ниятләрен чагылдыра. Шуңа күрә ата-аналар баласының интернетта нәрсә белән шөгыльләнүен, кем белән аралашуын, нинди төркемнәрдә булуын белергә тиеш.
«Безгә кагылмый», «Без авылда яшибез, мондый куркынычлар безгә килеп җитмәс» дип уйларга ярамый. Интернет барыбыз өчен дә бер.
Яшүсмерләр кайчак депрессив юнәлештәге яшьләр агымнарына эләгә. Андый төркемнәрдә үлем һәм үз-үзеңә кул салу проблемалардан котылу чарасы итеп күрсәтелергә мөмкин. Баланың формалашып җитмәгән психикасы мондый мәгълүмат агымын һәрвакыт дөрес бәяли алмый.
Районда да интернеттагы аралашуның куркыныч нәтиҗәләре белән бәйле очраклар булды. Яшүсмер шартлаткыч матдә ясау һәм террорчылык белән бәйле җинаятьләр буенча хөкем ителгән. Моңа интернетта экстремистик һәм фашистик карашларны пропагандалаучы кешеләр белән аралашу китергән.
Шуңа күрә ата-аналар баласының виртуаль дөньядагы тормышына да игътибарлы булырга тиеш.
Интернеттагы танышлык реаль тормышта куркыныч булырга мөмкин
Таныш булмаган кешеләр белән интернет аша аралашу җитди куркыныч тудыра. Балаларга интернетта гына таныш булган кеше белән реаль очрашуга барырга ярамый.
Аеруча кыз балаларга карата порнографик характердагы материаллар алырга теләгән кешеләр белән бәйле очраклар бар. 2025 елда район авылларының берсендә яшәүче ир-ат «ВКонтакте» социаль челтәрендә Россиянең төрле төбәкләреннән булган 12 яшь балигъ булмаган кыз белән язышканы һәм аларга порнографик характердагы фотоларын җибәргәне өчен хөкем ителгән.
Бу фактлар балалар белән интернет куркынычсызлыгы турында ачыктан-ачык сөйләшүнең мөһимлеген күрсәтә.
«Дроппер» булу — җиңел акча түгел
Мошенниклар үз схемаларына балигъ булмаганнарны да җәлеп итә. Интернеттагы таныш булмаган кешеләр балалардан ата-аналарының банк картасы номерларын, парольләрен һәм башка шәхси мәгълүматларын сорарга мөмкин.
Соңгы вакытта «дроппер» дигән сүз еш кулланыла. Дроппер — җинаять юлы белән алынган акчаларны кабул итү, күчерү яки акчалата әйләндерү өчен үзенең банк картасын, счетын яки электрон янчыгын бирүче арадашчы.
Монда бер нәрсәне истә тотарга кирәк: дроппер үзе дә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Ул җинаятьчеләрнең эшендә арадашчы булып тора.
2026 елда Актаныш районы авылларының берсендә яшәүче балигъ булмаган кыз интернеттагы таныш булмаган кешеләрнең Telegram аша акча күчерү тәкъдименә ризалашкан. Ул үзенең банк реквизитларын хәбәр иткән, аның счетына якынча 70 мең сум акча күчкән. Кыз үзенә кечкенә күләмдә генә бүләк акчасы калдырган.
Җинаять кылган вакытта ул җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәгән. Әмма зыян күрүчеләр китерелгән зыянны гражданлык-хокукый тәртиптә аның ата-анасыннан түләтүне таләп итә ала. Шуңа күрә балаларга «жеңел акча» тәкъдимнәренең артында нинди куркыныч ятуын аңлатырга кирәк.
Буллингка юл куймыйк
Мәктәпләрдә буллинг проблемасы да яңалык түгел. Актаныш районында расланган һәм теркәлгән буллинг очраклары юк. Шулай да узган ел мондый мәгълүматлар килеп ирешеп, алар буенча тикшерүләр үткәрелде, балалар белән профилактик әңгәмәләр алып барылды.
Бала мәктәпкә белем алырга гына түгел, аралашырга, дуслашырга да килә. Аның милләтенә, гаиләсенең хәленә, ничек киенүенә яки нинди телефон тотуына карап кимсетергә беркемнең дә хакы юк.
Кайчак бала мәктәптәге проблемалары турында ата-анасына сөйләмәскә мөмкин. Әмма укытучы сыйныфтагы киеренкелекне күрергә һәм аңа вакытында игътибар итәргә тиеш.
Буллинг социаль челтәрләрдә, мәктәп чатларында да булырга мөмкин. Мондый фактларны яшерергә түгел, полициягә һәм башка җаваплы органнарга хәбәр итәргә кирәк. Безнең уртак бурыч — баланы яклау һәм проблеманың җитди нәтиҗәләргә китерүенә юл куймау.
Мәктәптә иминлек — формаль таләп кенә түгел
Бүгенге көн шартларында мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы якланганлыгы һәм контроль-үткәрү режимы аеруча мөһим.
Мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре куркынычсызлык чараларына формаль карамаска, учреждениегә чит кешеләрнең керүен контрольдә тотарга, хезмәткәрләр һәм балалар өчен гамәлләр алгоритмын даими камилләштерергә тиеш.
Баланың иминлеге бер генә хезмәтнең эше түгел. Бу — полиция, мәктәп, медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәтләр һәм, иң беренче чиратта, ата-аналарның уртак җаваплылыгы.
Балаларны куркынычтан саклау өчен һәрберебез уяу һәм игътибарлы булырга тиеш.
Нет комментариев