Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Балаларны яклау — безнең уртак бурыч

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова белән әңгәмә.

— Дилбәр Миркасыймовна, педагогик киңәшмәдә райондагы балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эшчәнлеге турында чыгыш ясадыгыз. Гомумән, комиссиянең эшчәнлеге нигездә нинди законнарга таяна?

Балаларны яклау — безнең уртак бурыч

Закон нигезе – бала хокукларын яклау

— Комиссия үз эшен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, шулай ук норматив документларга таянып алып бара. Бигрәк тә быел Татарстан Республикасының 2025 елның 11 ноябрендәге 79 нчы номерлы Законы буенча үзгәрешләр керде — хәзер район комиссиясе рәисе итеп район башлыгы билгеләнде. Бу — профилактика эшен көчәйтүгә юнәлдерелгән адым.


— Комиссия составына кемнәр керә? Ничә кешедән тора?

— Район комиссиясе 23 әгъзадан һәм 12 профилактика субъектыннан тора. Һәр авыл җирлегендә дә комиссияләр эшли, алар башкарма комитет карары белән раслана. Без полиция, мәгариф, сәламәтлек саклау, опека, социаль яклау, спорт һәм яшьләр бүлекләре, шулай ук мәктәп директорлары һәм җәмәгать тәрбиячеләре белән тыгыз бәйләнештә эшлибез.

Еш очрый торган хокук бозулар


— Быел нинди күрсәткечләр? Әйтик, протоколлар саны күпме, кайсы хокук бозулар еш очрый?

Балаларны яклау — безнең уртак бурыч

— 2026 ел башыннан бүгенгәчә 16 утырыш узды. Полиция тарафыннан төзелгән 60 протокол каралды. Шуларның 49 ы — ата-аналарга карата, 11 е — үсмерләргә. Иң күп очрый торган хокук бозу — 5.35 статьяның 1 нче өлеше: ата-ананың балага тиешле тәрбия бирмәве, балалар янында спиртлы эчемлекләр куллану, физик көч куллану, әшәке сүзләр әйтү. Мондый 33 эш каралды.

Шулай ук 13.11 статья — балаларның сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чараларын үтәмәү, ягъни комендант сәгатен бозу — 13 очрак. Транспорт чарасын йөртү хокукы булмаган ике яшүсмергә 12.7 статья буенча протокол төзелде. Паспорт югалту, документка игътибарсыз булу — 4 очрак. Ә иң куркынычы — 16 яшькә кадәрге балаларның исерек хәлдә булуы яки спиртлы эчемлекләр куллануы, мондый 3 очрак ачыкланды (20.22 статья).


— Штрафлар, кисәтүләр нәтиҗәле буламы?

— Әлбәттә, без штрафларны түгел, ә профилактиканы төп ысул итеп карыйбыз. Шулай да, 32 ата-анага 30 000 сум күләмендә штраф салынды, 14 ата-ана кисәтелде. Өч яшүсмергә 29 800 сум штраф түләтелде, 4 үсмер кисәтелде. Ләкин төп максат — гаиләләргә ярдәм итү, аларны юлдан яздырмау.


— Социаль куркыныч хәлдәге (СОП) гаиләләр белән эш ничек бара? Саны үзгәрдеме?

— Бүгенге көндә ведомствоара исәптә 10 гаилә тора, анда 23 бала тәрбияләнә. Узган ел шушы вакытта 11 гаилә (27 бала) иде — саны бераз кимегән, бу яхшы күрсәткеч. Комиссиягә 45 сигнал карточкасы керде. Балигъ булмаганнар бүлегендә исә 6 яшүсмер исәптә тора — алар төрле җинаятьләр өчен теркәлгән.


— Рейдлар, тикшерүләр ничек оештырыла?

— Рейдлар бездә даими үтә. Аларга комиссия әгъзалары, полиция, мәгариф, сәламәтлек саклау вәкилләре катнаша. Баланың яшәү шартлары тикшерелә, профилактик әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелә. Каникулларда да рейдлар көчәйтелә. Авыл башлыкларына, участок полициясе вәкилләренә, мәктәп директорларына аерым игътибар бирергә кушабыз — бигрәк тә читтән килеп урнашкан гаиләләрне барларга кирәк.

Ата-аналарның иң җитди хаталары

— Рейдлар нәрсәне күрсәтә? Ата-аналарның төп хатасы нәрсәдә?

— Күп очракта ата-аналар балаларның комендант сәгатен, питбайк, самокат, мотоциклда йөрүен, буш вакытын файдалы үткәрмәвенә контрольлек итми. Баланың дуслары, интернеттагы кызыксынулары, урамда, мәктәптә үз-үзен тотышы — боларның күбесе ата-ана игътибарыннан читтә кала. Шәхси гигиена, спиртлы эчемлекләр, электрон тәмәкенең зыяны турында аңлату эшләре дә җитәрлек түгел. Гаилә — бала өчен төп институт, аны бер педагогика да алыштыра алмый.

 

— Яңа уку елы алдыннан ата-аналарга нинди теләкләрегез бар?

— Балаларны вакытында ишетә белергә, алар белән аралашырга, кызыксынуларын белергә кирәк. Бу киләчәктә күп ялгышлардан саклап кала. Һәр гаиләгә сабырлык, балаларыбызга сәламәтлек, тәртип, акыл телим. Илләребез имин, балаларыбыз бәхетле булсын! Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Нет комментариев