Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Татар Суыксуында — күркәм гомер бәйрәме: Заһидә Ахуновага 98 яшь тулды

Татар Суыксуы авылында гомер итүче тыл ветераны, хезмәт сөючән һәм киң күңелле Заһидә Шәрәфи кызы Ахунова бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен каршы алды — аңа 98 яшь тулды. Аз да түгел, күп тә түгел — олы ихтирамга лаек гомер юлы бу.

Истәлекле дата уңаеннан Заһидә әбине Татарстан Республикасы Рәисе һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрик итте. Җылы сүзләр, изге теләкләр белән янәшәсенә килгән кунакларны Зәһидә әби һәрвакыттагыча ачык йөз белән каршы алды.

Гомер буе намуслы хезмәт белән яшәгән ветеран бүген дә тик тормый. Күз тимәсен, олы яшьтә булуына карамастан, ул һаман да бакчасында мәш килеп, чәчәкләр үстерә, тирә-юньне матурлый. Район кунаклары да аны нәкъ эш өстендә — бакчасына чәчәкләр утыртып йөргән вакытта очратты. Бу — аның тормышны яратуын, хезмәткә булган мәхәббәтен тагын бер кат раслый.

Заһидә әби — яшь буын өчен чын мәгънәсендә үрнәк. Тырышлыгы, сабырлыгы, тормышка булган якты карашы белән ул тирә-юньдәгеләргә көч-дәрт өсти.

Без дә әлеге котлауларга кушылып, Заһидә Шәрәфи кызын ихластан туган көне белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының игътибарын тоеп, һәр яңа таңны шатлык белән каршы алып, озын-озак еллар бәхетле гомер кичерүен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев