Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Теләкәйдә яшәүче Мөхтәрәмә Габдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүген Теләкәй авылында яшәүче олы яшьтәгеләрнең берсе – Габдуллина Мөхтәрәмә Фатыйх кызы 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

 

Озын һәм бай тормыш юлы узган Мөхтәрәмә апаны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова котларга ул яшәгән өенә килде.

Дилбәр Әнвәрова юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповның котлауларын тапшырды. Хакимият вәкиле райондашыбызны тәбрикләп, аңа сәламәтлек, бәхет, тыныч матур озын гомер теләде.

Мөхтәрәмә апаның  гомер юлы –  яшь буын өчен үрнәк. Өлкәннәрнең тырышлыгы, чыдамлылыгы белән туган як тарихына хезмәт батырлыгы турында язмалар язылды. Олыларның хәтерендә сакланган тарихи вакыйгалар, сугыш һәм тыл чоры авырлыкларын җиңү яшь буын өчен кыйммәтле дәрес.

Мөхтәрәмә апа кунакларны җылы каршы алып, хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев