Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Тоямын иреннәреңдә каен җиләге тәмен!

Бүген Актаныш халкы каен җиләгенә йөри. “Мине өз!” дип мөлдерәп утырган балланып пешкән җиләкләрне җыймый ни хәл узып китәсең? Тау битләрендә тәгәрәшеп җир җиләге кызара... Бай да соң безнең яклар табигать нигъмәтләренә! Иренмә, йөре, җый, эшкәрт, куллан гына! Җир йөзендә тынычлык кына булсын!

Яңа гына өзелгән каен җиләкләре бик шәп диетик продукт. Каен җиләгендә тимер сливага караганда 10 тапкыр, виноградка караганда 40 тапкыр күбрәк! Ә составындагы кальций күләме буенча, каен җиләге барлык җиләкләр арасында беренче урында тора. Анда аскорбин кислотасы күп (100 грамм җиләктә 120 мг). С витамины гына түгел, каротин, В1, В2, РР, витаминнары, фолий кислотасы да бик мулдан. Шулай ук кан ясалышында зур роль уйнаучы тимер, бакыр, кобальт, марганец, минераль тозлар – калий, фосфор, кальций күп. Кеше организмына бик зур файда китерүче пектинга бай.

 

Каен җиләге тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. Шул ымсындыргыч тәме аның җиңел үзләштерелүче шикәр, глюкоза һәм фруктозага бай булуы турында сөйли. Әчкелт тәмен – лимон, алма, салицил, хинин органик кислоталары бирә. Кабатланмас тәмен аның составындагы эфир майлары, лимон тәменә ия хуш исле матдәләр өсти. 

Каен җиләгенең файдасы турында күп язып була. Менә берничә киңәш:

 

1. Йөрәк – кан юлларын дәвалау өчен электән үк каен җиләген кулланганнар. Атеросклероз, кан басымы югары булганда файдалы. Каннан холестеринны чыгара.

 

2. Ашказаны-эчәк юлларын дәвалаганда бик ярдәм итә, аппетитны яхшырта.

 

3. Эндокрин авыруларга каршы күп итеп каен җиләге ашарга кирәк. Бөер эшчәнлеген яхшырта.

 

4. Организмда тозлар алмашын җайга сала. Подагра, цистит булганда ярдәм итә.

 

5. Каен җиләге һәм аның яфракларыннан ясалган төнәтмәләр электән үк буыннарны дәвалауда киң кулланылган.

 

6. Нык пешкән җиләкләрне диабет булганда кулланырга кирәк.

 

7. Яңа өзелгән каен җиләге шулай ук анемия, талак авырулары булганда матдәләр алмашы бозылганда ярдәм итә.

 

8. Җиләкне сөт белән ашасаң, файдасы күбрәк булыр.

 

9. Җиләкне кояшлы көнне иртән чык кипкәч яки кичен җыярга кирәк.

 

10. Кипкән җиләктән төнәтмә ясау: 4 аш кашыгы кипкән җиләк өстенә 500 мл кайнар су коегыз. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев