Районкүләм иҗади бәйгегә йомгак ясалды
Актаныш районында «Хәвефсез һәм файдалы юл аша – китапханәгә!» дип исемләнгән районкүләм конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.
Бәйге Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе (БДД ДБУ) белән берлектә оештырылды. Конкурсның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, китап укуга һәм иҗатка кызыксыну уяту.
Йомгаклау чарасында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар иҗат иткән иң яхшы шигырьләрне Актанышның 1нче мәктәбе укучылары сәнгатьле итеп укыдылар.
Чарада Актаныш үзәк китапханәсе директоры Г.И. Имамова һәм район юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова катнашып, чыгыш ясадылар.
Бәйге нәтиҗәләре:
I урын:
-
Дилбәр Асылова (Актаныш);
-
Альбина Хабибуллина (Актанышбаш).
II урын:
-
Эльвира Исламова (Актаныш);
-
Сөмбел Хабибуллина (Әтәс);
-
Алена Галиева (Актаныш).
III урын:
-
Гөлназ Имамова (Ирмәш);
-
Илина Мөхәммәдиева (Яңа Әлем);
-
Нурсия Хисамова (Актаныш);
-
Розалия Әгъләмова (Яңа Әлем).
Шулай ук Эльвира Рәшитова (Киров), Зенфира Ганиева (Киров), Рәзилә Сабирова (Актаныш), Ралина Ахметова (Актаныш), Альбина Ибраһимова (Актаныш), Лилия Джурабекова (Актаныш), Ләйсән Акмалова (Күҗәкә), Миләүшә Имаметдинова (Актаныш) дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Барлык катнашучыларга да активлыклары, иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Китапханә тормышында киләчәктә дә актив катнашуларын телибез!
Нет комментариев