Юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән кешеләрне искә алу көне уңаеннан Актаныш районы мәктәпләрендә төрле чаралар узды.
Аларда 1нче һәм 2нче санлы мәктәп, гимназия, Киров, Аккүз, Богады һәм Сәфәр мәктәбе укучылары актив катнашты.
Укучылар юл хәрәкәте иминлегенә игътибар җәлеп итү максатыннан автомобиль йөртүчеләргә үз куллары белән ясалган фәрештәләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратты. Мәктәпләрдә шулай ук рәсем конкурслары оештырылды, тематик викториналар үткәрелде. Бу чаралар юллардагы фаҗигаләр турында уйланырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итте.
Юллардагы һәр хата кеше гомеренә бәя булырга мөмкин. Шуңа күрә руль артында да, җәяү йөргәндә дә игътибарлы һәм сак булыйк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик, үзебезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймыйк.
Һәркемне өйдә якыннары көтә. Юлларда сак булыйк!
Нет комментариев