Ишембайда көрәш буенча Бөтенроссия турнирында безнең егетләр призлы урыннар яулады
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Ишембайда көрәш буенча Бөтенроссия турнирында безнең егетләр призлы урыннар яулады

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә полиция генерал-лейтенанты А.Ф. Әхмәтханов истәлегенә узган көрәш буенча Бөтенроссия турнирында безнең егетләребез дә катнашып, мәйдан тотты.


2007 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Актанышыбызның яшь көрәшчесе Муса Әнвәров 3 нче урынны яулады, 2008-2009 елгы егетләр арасында Нургатин Адель һәм Кашапов Айрат үз авырлыкларында чемпион булып калдылар.
Ихластан котлыйбыз!


Нет комментариев