Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Җәйге спартакиада-2023: Үзәк стадионда мәктәп укучылары арасында иң җитезләрне ачыклыйлар

Бүген районыбызда мөһим вакыйга- җәйге спартакиада уза. Укучыларны спорт бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев килде.

            Җәйге спартакиаданың ачылу тантанасы күңелле мизгелләр белән башланып китте.

            Актаныш районының ГТО командасы республикакүләм спорт бәйгесендә мактаулы I урынга лаек булган иде. Район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев ГТОның республика фестивале җиңүчеләренең һәрберсен котлап, мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды. Райондашларыбыз Кашапова Нәзилә, Хөсәенов Айгиз, Акмалов Әмир, Рәшитов Заһир, Мостафин Әлфис, Хуҗин Илнур, Мөхәммәтов Ирек, Габдуллин Нарис ГТОның кышкы фестиваленең февраль аенда узган зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Финал этабы читтән торып үткәрелде, очколар саныннан чыгып урыннар билгеләнде. Актаныш командасы Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары командаларын узып барлык күрсәткечләр буенча алдынгылыкка чыкты.

               Шулай ук ГТО нормаларын югары күрсәткечләргә тапшырган Хөсәенов Айгиз, Рәшитов Заһир, Шәмсиева Диана Алтын билгеләр белән бүләкләнделәр. Илшат Габделхәев физкультура-спортны үз иткән райондашларыбызны бүгенге спартакиадада катнашучыларга өлгегә куйды:

- Бүгенге чарадан рухи күтәренкелек алсагыз иде. Җаныгыз-тәнегезне биреп беренчелек өчен тырышыгыз. Спортта гына түгел, тормышта да без җиңүгә , алга омтылырга тиеш. Уңышлар сезгә,- диде ул укучыларны сәламләп. 
 

         Спартакиаданың баш хөкемдары Равил Хаҗиев тәкъдиме белән спартакиадага катнашу өчен укучылар алдан ук электрон гариза язганнар. Гаризалар нигезендә һәр катнашучыга номерлар бирелгән.  Йөгерешчеләр, озынлыкка, биеклеккә сикерүчеләр, граната ыргытучылар- барысы да спартакиадага күкрәкләренә шушы номерларны тагып килгәннәр. Ярышларны болай оештыру укучыларның осталыгын тиз, дөрес бәяләргә ярдәм итәчәк. 

Реклама

        100, 200, 400, 800, 1500, 3000 метрга йөгергәннән соң чабыш осталары эстафетада да узышачак. Җиңүчеләргә шулай ук бүләкләр һәм мактау кәгазьләре әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев