«Ак бүре» баскетбол командасы Физкультурачылар көнендә Удмуртиядән җиңү белән кайтты
Бүген Россиянең барлык төбәкләрендә Физкультурачылар көне зурлап билгеләп үтелә.
Удмуртиянең Камбарка шәһәре Үзәк стадионында искиткеч колачлы чара узды. Шәһәр халкы гына түгел, Татарстан, Башкортстан Республикалары спортчыларын чакырып массакүләм ярышлар оештырылды. Актанышның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында эшләп килүче "Ак бүре" баскетбол командасы егетләре дә әлеге бәйгедә катнаштылар.
Спорт бәйрәмендә җиңел атлетика, баскетбол, дуатлон, ГТО нормаларын тапшыру, паралимпия уеннары, өстәл теннисы, "Шәһәр спорты уеннары", "Спорт гаиләсе" номинацияләре һәм балалар бакчалары арасындагы ярышларны үз эченә алган иде. Актаныш егетләре массакүләм бәйгенең баскетбол өлешендә көчләрен сынады.
Баскетбол ярышында "Ак бүре" егетләре 6 команда белән очрашты. Уеннарда Актаныш укучылары бер-бер артлы очко җыеп каршы як командаларны ота торды. Ныклык, җитезлек һәм кыюлык үрнәге күрсәтеп үз яшьтәшләре арасында I, ә өлкән уенчылар арасында II урын яулауга ирештеләр.
"Ак бүре" командасы Камбарка шәһәре администрациясенең мактау кәгазенә, ә уенчылар медальләр белән бүләкләнде.
Физкультурачылар көнендә үзләренә зур бүләк ясап җиңү яулаган "Ак бүре" командасын һәм укучыларны туплап баскетбол спорт төренә мәхәббәт уяткан, уку елы дәвамында гына түгел, ә каникул вакытында да шөгыль-дәресләр үткәргән остаз Айдар Гомәровны чын күңелдән котлыйбыз. Баскетбол уенын тагы да үстерүдә зур уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев