Шахмат буенча Кама аръягы Гран-при турнирының беренче этабы Баулыда 22-25 февраль көннәрендә гөрләде.
2007 елгылар һәм кечерәкләр арасында Актаныш шахматчылары Нефтекама командасы белән тигез очко җыйган иде, әмма өстәмә очко белән Нефтекама 2 урынга чыгып, безнең егет-кызлар 3 урынны яулады.
2006 елгы һәм зураклар арасындагы бәйгедә дә шахматчыларыбыз 3 урынга...
Шахмат буенча Кама аръягы Гран-при турнирының беренче этабы Баулыда 22-25 февраль көннәрендә гөрләде.
2007 елгылар һәм кечерәкләр арасында Актаныш шахматчылары Нефтекама командасы белән тигез очко җыйган иде, әмма өстәмә очко белән Нефтекама 2 урынга чыгып, безнең егет-кызлар 3 урынны яулады.
2006 елгы һәм зураклар арасындагы бәйгедә дә шахматчыларыбыз 3 урынга ия булды. Монысында сәбәп - команда тулы булмау. Машинада урын җитмәгәнгә, бәйгегә 4 кеше урынына өчәү генә барган. Шәхси беренчелек нәтиҗәләренә килсәк, кызлар арасында үз яшь төркемнәрендә Раяна Латыйпова, Фирүзә Нәбиева чемпион исемен яуладылар, Рәзилә Нәбиева - II, Алияна Айбашева - III урында.
Гомумән, 2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында барган ярышны бәйге хөкемдары "Актаныш гамбиты" дип атаган - кызларыбыз бер шахматчыга да баш күтәрергә ирек бирмәгән, шул исәптән, җирәбә буенча актанышлылар бер-берләре белән дә уйнап, берәү җиңгән, берәү җиңелгән. Малайлар арасында Аяз Басыйров III урынны яулаган, Ислам Тимеров, Данияр Латыйпов һәм Илдан Саматов әйбәт уен күрсәткән, әмма призлы урыннан калышканнар.
![](/images/stories/images/6(241).jpg)
Нет комментариев